5 майда, Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда өлкән буын кешеләре өчен “Сугыш кайтавазы” чарасы үтте. Лаешның 2нче мәктәбе агитбригадасы чыгышы очрашуның башы булды.
Пәрәү авылы китапханәсе китапханәчесе Р.Ф.Кәримова социаль хезмәткәр һәм мәктәп укучылары белән берлектә тыл хезмәтчәне Шәрәфиева Саимәне Җиңү көне һәм туган көне белән котлады. 5 майда аңа 87 яшь тулды.
Нет, не забыть о той войне,
Прошедшей, уже в прошлом веке.
Она в тебе, она во мне,
Как в каждом русском человеке.
И. Никитина
Үзәк китапханәдә фашист Германиясен Җиңүнең 72 еллыгына багышланган "Не померкнет летопись Победы"китап күргәзмәсе оештырылган. Анда сугыш башлану, Совет халкының бөек батырлыгы, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар турында әдәбият тәкъдим ителгән.
Сокуры авылы мәдәният йорты, авыл китапханәсе һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре "Георгий лентасы" акциясе үткәрделәр. Авыл китапханәсе китап укучысы Зарипов Булат "Георгий лентасы" акциясендә бик теләп катнашты. Булат Фәттах улы 1937 елда туган гаиләдә 12нче бала булган һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган өч абыйсына үлем хәбәре килгәнен бик яхшы хәтерли.
Район башлыгы Михаил Афанасьев Дятлово авылында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан Романычев Михаил Ивановичта булды. Ул аны Җиңүнең 72 еллыгы белән котлады, аңа ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан һәм үзеннән открытка
Имәнкискә авылы китапханәсе саф һавада "За природу в ответе и взрослые и дети" экология дәресе үткәрде. Балалар теләсә кайда буш тартмалар һәм чүпләрне ташларга ярамавы, моның өчен контейнерлар барлыгы, коры үлән һәм ботакларны ягарга ярамавы, югыйсә моның аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуы турында мәгълүмат алдылар. Табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, аларны сакларга кирәк. Китапханәче конкурслар оештырды һәм балалар вакытны файдалы һәм күңелле үткәрделәр.
Хәерби балалар бакчасында китапханәче Ф.И.Шәйхиева белән берлектә "Котлы булсын Тукай бәйрәме!” әдәби-музыкаль композиция үткәрделәр. Залны плакатлар, әкият иллюстрацияләре, Г.Тукай портретлары белән бизәделәр. Чараны “Тукай абый” җыры белән ачтылар. Аннан соң җырлар, шигырьләр, әкиятләр яңгырады. “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләрен, “Бала белән күбәләк” шигырен куйдылар. Бу чарага балалар бик тырышып һәм бик теләп әзерләнделәр. Ахырда китапханәче балаларга төрле уенчыклар бүләк итте.
Якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Рождествено авылы китапханәсе "Строки опаленные войной" китап күргәзмәсе оештырган. Күргәзмәдә сугыш, безнең сугышчылар батырлыгы турында китаплар, шулай ук авылдаш ветераннарының фотографияләре тәкъдим ителә. Без җирдә яшәүче бар кешегә тынычлык һәм бәхет бүләк иткән геройларга рәхмәтле!