ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

“Музей язы” акциясе кысаларында, 24 апрельдә  Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда “Җир көне” чарасы үткәрелде. Лаешның 2нче мәктәбе укучыларын планетабызның экологик проблемалары һәм аларны чишү юллары белән таныштырдылар. Чара азагында, материалны ныгыту өчен, музей хезмәткәрләре “Әйләнә-тирә мохитне саклау” темасына викторина үткәрделәр. 


22
апрель, 2017 ел
шимбә

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендә «Весенняя неделя добра - эстафета добрых дел» #ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында ЛТЭТ студентларыннан торган «Дорогою добра» отряды волонтерлары һәм «Серебряный возраст» волонтерлары катнашында түгәрәк өстәл шундый исем астында үтте.

 

Бүген «Весенняя неделя добра – эстафета добрых дел» акциясе «Экологик  уикенд» девизы астында үтә.

Әлеге көн кысаларында социаль хезмәткәр Надежда Артемьева һәм Урта Девятово мәктәбе укучылары үз авылларының экологик проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү буенча акция үткәрделәр.  


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татар халкының бөек улы, шагыйрь Габдулла Тукайның 131 еллыгына Державино авылы китапханәсендә “Безнең күңелләрдә син, Тукай” китап күргәзмәсе оештырылган. Ул Г.Тукай иҗатын яратучы һәркем өчен каралган. Күргәзмәдә китапханә фондында булган китаплар һәм газета-журналлар тәкъдим ителгән. Тылсымлы сандыктаТукай әкиятләре буенча әкият геройларын һәм балаларның"Тукай иленә сәяхәт" дип аталучы иҗади эшләрен күрергә була.   


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

17 апрельдә  Лаеш шәһәре мәдәният йортында инглиз телендә «School theatre» мәктәп театр коллективлары фестиваль-конкурсы булды. Ташкирмән мәктәбенең 7 сыйныф укучылары инглиз теле укытучысы Сержанова Светлана Махмудовна җитәкчелегендә анда катнаштылар һәм «За оригинальность режиссуры» номинациясендә җиңүче булдылар. Кызлар инглиз телендә «Little Red Riding Hood» - «Красная Шапочка» әкиятен күрсәттеләр. Афәрин!

Бүген, 19 апрельдә, Лаеш шәһәренең 1 гимназиясе укучылары өчен Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее хезмәткәрләре"Хлеб - всему голова" чарасы оештырдылар. Укучыларны икмәкнең килеп чыгышы тарихы, аның безнең өстәлгә килеп җитүе һәм икмәк җитештерүдә күпме көч һәм һөнәрләр катнашуы белән таныштырдылар. Интерактив дәресләр материалны ныгыту булды.

21 апрельдән 26сына кадәр Татарстанда «Музейная весна Татарстана-2017» республика акциясе старт ала. Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее түбәндәге чаралар әзерләде

 


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Лаеш районына "Лучший билингвальный детский сад-2017” грантын алуга конкурсның эксперт комиссиясе килде. Жирәбә нәтиҗәләре буенча безнең районны мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен “Усады прогимназиясе” коллективы тәкъдим итте. Нәтиҗәләр көтәбез!

“Алтын көз” комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ЛТЭТ студентларыннан торган «Дорогою добра» волонтерлар отряды белән берлектә «Весенняя неделя добра -эстафета добрых дел» #ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында Җиңү паркы территориясен эре чүп-чардан җыештыру буенча чараны шундый исем астында үткәрделәр.

Әлеге чараның максаты – үсеп килүче буынга истәлекле урыннарны һәм мәдәни мирасны саклауның кирәклеген искәртү, туган ягыбыз һәм Ватаныбызның мәдәни традицияләренә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

“Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк башкарма комитеты РФ Дәүләт Думасы депутатларының онлайн-кабул итүләре сериясен дәвам итә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International