ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

1 апрель –Бөтендөнья көлке көне Атабай  авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре  “Чишмәкәй”  балалар бакчасында “Көлке куа килә” дип исемләнгән юмор кичәсе  оештырдылар.Балалар уеннарда бик актив катнаштылар.Кичәнең  икенче өлешендә  мәдәният сорауларга бик матур җавап бирделәр.Аларның әкият дөньясына мәхәббәтләрен күрү безгә бик зур сөенеч булды.хезмәткәрләре Корней Чуковскийның  “Доктор Айболит” әкиятен сәхнәгә куйдылар.Ахырдан балалар

 

1 апрель –Бөтендөнья көлке көне Атабай  авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре  “Чишмәкәй”  балалар бакчасында “Көлке куа килә” дип исемләнгән юмор кичәсе  оештырдылар.Балалар уеннарда бик актив катнаштылар.Кичәнең  икенче өлешендә  мәдәният хезмәткәрләре Корней Чуковскийның  “Доктор Айболит” әкиятен сәхнәгә куйдылар.Ахырдан балалар сорауларга бик матур җавап бирделәр.Аларның әкият дөньясына мәхәббәтләрен күрү безгә бик зур сөенеч булды.


1
апрель, 2016 ел
җомга

Казанда "Kazan international exhibition for tourism & sport" күргәзмәсе уза. Анда Лаеш районын Г.Р.Державин исемендәге Лаеш крае музее директоры Фәридә Мортазина һәм яшьләр, спорт һәм турзим бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айнур Шәгивәлиев тәкъдим итә.

2016 елда Чернобыльдәге АЭСта булган фаҗигага 30 ел була. Бөтен дөнья андагы энергоблокның шартлавыннан сискәнеп куйды. Радиция тузаны Украина, Белоруссия, Россиянең 14 төбәгенә һәм Көнбашыт Европаның бер өлешенә таралды. 2016 елның 11 апреленнән 20 енә кадәр “Алтын көз” үзәге, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлеге “Чернобыль – минем күңелнең авыртуы” исемле рәсемнәр конкурсы игълан итә. Эшләр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Лаеш шәһәре, Горький урамы, 8 йорт.

 


31
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Урта Девятово авыл китапханәсе клуб белән берлектә “Нинди матур бу дөнья» дигән исем астында кино елына багышланган ретро-очрашу уздырды. Алып баручылар җырлар илә “ретро” чоры һәм аның кешеләре турында сөйләде. Болар барысы да слайд белән үрелеп барды. Катнашучылар “Канатлы сүзләр”не чиштеләр, “Яраткан җырлар” аукционында уйнадылар, “Мадам Петухова хәзинәләре” лотереясында катнаштылар. “Китап битеннән – экранга” дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде.

Макаровка авылы китапханәсе хезмәткәре һәм Ташкирмән клубы директоры “Чунга-Чанга” утравында” дигән уен сзгате уздырды. Чараның максаты булып балаларга уен формасында үсемлекләр, хайваннар, бөҗәкләр турында мәгълүмат бирү, әйләнә-тирә мохиткә игътибарлы булырга чакыру тора. Балалар үзләре өчен бик кызыклы нәрсәләр белделәр.

 

Нармонка авылы китапханәсендә балалар һәм үсмерләр атналыгын “Эдурад Успенскийда кунакта” исемле әдәби уен-викторина белән ачып җибәрделәр. Чара кызыклы һәм мәгълүматка бай иде. Катнашучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар, китапның тарихы турында күп енә мәгълүмат алдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Э.Успенский әсәрләре буенча әзерләнгән “Э.Успенскийның әкияти геройлары” презентациясен балалар бик кызыксынып карадылар. Чарага “Эдуард Успенскийда кунакта” дигән китап күргәзмәсе дә эшләнгән иде.

 

Комлы Кавәл авылы мәктәбендә робототехника буенча район ярышлары узды. Роботлар сумо һәм вакытка билгеләнгән линия буенча йөрүдә көч сынашты. Бу ярышларда Столбище һәм Комлы Кавәл мәктәпләре укучылары иң яхшылардан булды. Ахырда катнашучылар исә тәҗрибә, осталык һәм яңа идеялар белән уртаклаштылар.


30
март, 2016 ел
чәршәмбе

Узган якшәмбедә үткән референдумда авылларда һәм шәһәрләрдә яшәүчеләргә үзара салым булачакмы яки юкмы соравына җавап бирергә кирәк иде.

Район өчен үзара салым - яңалык түгел. Авыл хезмәтчәннәренең үзләреннән җыелган акчаларны тоту тәҗрибәсе бар инде. Кайбер авылларда зират коймаларын яхшырттылар, икенчеләрендә авыл юлларын ремонтладылар. Шулай булгач, торак пунктларны төзекләндерүдәге үзгәрешләр бюллетеньдә куелган сорауга җавап биргәндә уйланырга мәҗбүр итә.

 

Узган атнада районда ике урлау омтылышы теркәлгән.

Егорьево авыл жирлеге башкарма комитеты бинасында сак сигнализациясе эшли башлый һәм 10 минуттан вакыйга урынына полиция хезмәткәре килеп җитә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International