ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Иң яхшы дип танылу өчен 20 почта бүлекчәсе җитәкчесе көч сынашты. Аларга өч сынау узарга тәкъдим ителде. Беренчесендә өй биреме, икенчесендә почта хезмәте күрсәтү кагыйдәләре буенча викторина, өченче сынауда гадәти эш көнендә килеп туган гадәттән тыш хәлләрдән чыгу блын күрсәтергә кирәк иде.

1 -11нче сыйныфларда "Конфликт һәм аны чишү юллары" дигән темага  сыйныф сәгате узды. Укучылар үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җавап алдылар һәм сыйныфларда инцидентлар булса да, конфликтлар булдырмыйбыз дигән фикергә килделәр.


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

«Дружба” спорт-күңел ачу үзәгендә Әхмәдиев Кәримгә (2013 елгы, Комлы Кавәл авылында яши) ярдәм итү максатыннан “Йөрәктән – йөрәккә” дигән хәйрия концерты узды. Аңа “нейробластома забрбшинной полости 3 стадии” дигән диагноз куелган. Аны тәгаен белү һәм баланы кичекмәстән дәвалый башлау өчен Мәскәүдәге Д.Рогачев исемендәге гематология һәм онкология үзәгенә алып киткәннәр, анда ул түләүле курслар уза.

12 апрельдә Лаеш шәһәре, Лебедева, 32 йортта Г.Р.Державин исемендәге Лаеш краен өйрәнү музее бар кешене Анатолий Белозерцевның соңгы “Прощёное воскресенье” дигән китабы презентациясенә чакыра. Анатолий Константин улы Белозерцев 1941 елның 16 июлендә Лаешта туа. 2008 елның августында ул Россия әдәбият академиясе әгъзасы итеп куела, ә 2009 елның апрелендә, язучыларның XIII съездында, Россия язучылар Берлеге идарәсе сәркатибе дип сайлана.

2 апрельдә Кече Елга авылы клубында “Таң Йолдызы” дигән балалар бәйрәме үтте. Бу көнне 4 тән алып 16 яшькә кадәрге теләгән һәр бала сәхнәдә чые артист кебек чыгыш ясый. Әлеге бәйрәм 24 ел дәвамында уздырыла. Анда балалар шигырьләр укый, бии һәм җырлый.


5
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Лаеш районыннан делегация эшлекле сәфәр белән Мәскәүгә юнәлде. Бүген алар Россия икътисадый үсеш министрлыгында районыбызда эшләп килүче сәнәгать парклары проектларын яклыйлар

Шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 яшь булу уңаеннан Рождествено авылы китапханәсендә китаплар күргәзмәсе оыштырылган

Пәрәү авылы мәктәбенең 6-11 сыйныф укучылары арасында “Мин яши торган дөнья” исемле стенгазеталар конкурсы узды. Балалар өчен әлеге акция бик кызыклы килеп чыкты. Мәгълүматны алар төрле ресурслардан эзләде. Иң зур ярдәмне әти-әниләре белән сыйныф җитәкчеләре күрсәтте. Укучылар стенгазеталар, презентацияләр, лозунглар әзерләде. Дуслык җиңде!

Бүген Ташкирмән урта мәктәбе катапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары балалар китаплары дөньясы буйлап сәяүәт кылды. Алар табышмакларны чиштеләр, рәсемнәр буенча кият геройларын таныдылар һәм “безнең әкияти геройлар” китап викторинасында катнаштылар. Бәйрәмнән алар буш кул белән китмәделәр, һәрберсе берәр китап алды. Әлеге чараны мәктәп китапханәчесе И.А.Киселев оештырды.

 


4
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Безнең педагоглар – “Ел укытучысы-2016” профессиональ осталык Республика конкурсы җиңүчеләре. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Владимир Васильевич Чуприн “Өстәмә белем бирү педагогы-2016” номинациясендә 2 урынны яулады. Габишево урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Елена Николаевна Чирова “Ел әйдәп баручысы-2016” номинациясендә лауреат булды. Шулай ук педагоглар Татартан Иҗтимагый палатасының гражданлык-патриотик тәрбияне үстерүгә өлеш керткәннәре өчен рәхәмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләргә яңа иҗади яңалыклар һәм уңышлар телибез!!!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International