ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Билгеле булганча, Татарстанның Икътисад министрлыгы ай саен районнарның социаль-икътисади үсеш буенча рейтингын әзерли. Шушы көннәрдә алар халык игътибарына муниципаль берәмлекләрнең 2015 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән гомуми рейтингын тәкъдим итте.


9
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Узган ел район яшелчәчеләре 6 мең тоннадан артык витаминлы продукция, аерым алганда кәбестә, кишер, кызыл чөгендер җитештергән. Нармонкада, Хәербидә һәм Атабайда урнашкан авыл хуҗалыгы

Лаеш районында халыкка үзәк район хастаханәсе, 3 амбулатория һәм 41 ФАП хезмәт күрсәтә. 2015 елда медицина хезмәткәрләре 106 юл-транспорт һәлакәтенә чыккан, анда 154 кеше зыян күргән, шуларның 76 сы травма үзәгенә җибәрелгән. Былтыр 545 бала туган, 522 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Үлемнәр күп очракта кан әйләнеше системасы һәм йөрәк авырулары сәбәпле була.

Авылда тормышны яхшыртуда депутатлар корпусы роле – әлеге мәсьәлә Никольский һәм Нармонкада үткән отчет сессияләрендә төп мәсьәлә булгандыр, мөгаен.

 

Әле күптән түгел генә пенсия китерү буенча хезмәт күрсәтү базарында барысы да гади һәм аңлаешлы иде. Әлеге миссияне хат ташучылар үтәде. Бүген дә районыбыз авылларында “калын сумкалы“ кешене көтәләр. Вакыт үзенең төзәтмәләрен кертте. Иң алга киткән һәм мобиль пенсионерлар үз  пенсияләрен банкларга тапшыралар, аны карточка буенча банкоматларда алуны һәм коммуналь хезмәтләр өчен Интернет аша түләүне өстен күрәләр. Сүз дә юк, бу җайлы, әмма һәркем өчен дә түгел. Банкоматлар да Лаеш районының барлык торак пунктларында юк. Эре шәһәрләрдә пенсия китерү буенча хезмәт күрсәтүче коммерциячел клиент хезмәтләре эшли. Әмма монда да үзенең “су асты ташлары” бар. Шулай да үз пенсияңне кемгә ышанып тапшырырга соң? Бу сорауны хәбәрчебез Лаеш районы кешеләренә бирде.

Нина Сергеевна, 75 яшь, Лаеш шәһәре:

-Мин авыру апамны карыйм. Ул да пенсионер. Без икебез дә пенсия һәм субсидияләрне өйдә алабыз. Болай уңайлырак. Минем күрү сәләтем начар, компьютерыбыз юк, өйрәнергә дә соң инде. Пенсия китерүче хат ташучы Ольганы без беләбез, аңа тулысынча ышанабыз. Шуның өстенә, пенсия китерү көнендә без РКБга яки башка эшләр белән өйдән китәбез икән, шуны беләбез: икенче көнне акчаны почтадан алачакбыз.

Галина Ильина, 72 яшь Каипы:

-Мин пенсияне хат ташучыбызның өйгә китерүеннән канәгать. Миңа башка төрле хезмәтләр нәрсәгә? Әмма мин пенсия китерәсе көнне кая да булса китәсе булса нәрсә булачагын белмим. Ул чакта пенсияне Казанда каян эзләргә? Әллә икенче айны көтәргә туры киләчәкме?

Галина Константиновна, 95 яшь, Лаеш шәһәре:

-Мин балачактан инвалид, хәзер йөрмим диярлек. Безнең хат ташучыбыз гаилә әгъзабыз кебек. Ул ишекне үзе ачып керә, мин аңа тулысынча ышанам, аның әти-әниләрен беләм. Ул бит пенсия белән субсидия китереп кенә калмый, газетага да яза. Мин аңа шулай ук кирәкле товарларга заказ бирәм, мәсәлән, кер порошогы, шампунь, сабын, чәй яки шоколад – ул барысын да алып килә. Безнең мөнәсәбәтләр яхшы.

Казан районара почтамт составына керүче почтаны эшкәртү һәм китерүнең  Лаеш цехы начальнигы Марина Артемьевадан пенсия китерү буенча хезмәт күрсәтү базарындагы хәлгә аңлатма бирүне үтендек.

-Хәзерге вакытта безнең хат ташучылар Лаеш районының 7000 гә якын пенсионерына пенсия китерә. Китерүнең махсус графигы бар, барысы да вак-төягенә кадәр эшләнгән, күп еллар тәҗрибәсе белән тикшерелгән. Дөрес, кайбер клиентлар банк хезмәтләрен өстен күрә, әмма пенсионерларның зур өлеше пенсияне “Россия почтасы“ аша ала. Без ышанычка нигезләнеп эшлибез. Ә бу зур нәрсә.

Хөрмәтле газета укучылар, пенсия китерүне кемгә тапшыруны сез үзегез хәл итәсез. Әмма “иске дус ике яңа дустан яхшырак“ әйтеменә таянсак, эшкә мөнәсәбәтләре вакыт белән тикшерелгәннәргә өстенлек бирү ышанычлырактыр, мөгаен.

Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашында Сокуры сәнәгать мәйданчыгында үткән эшлекле киңәшмә кече һәм урта бизнесны үстерү проблемаларына багышланган иде. Эшмәкәрләр очрашуын үткәрү урынын сайлау мөһим роль уйнады. Сокуры мәйданчыгында резидентлар саны арта. 21 гектар мәйданда төрле предприятиеләр һәм фирмалар эшләүче предприятиеләр корпуслары, җитештерү  корылмалары уңайлы урнашкан.

Монда газ котельныйлары өчен җайланмалар, металл конструкцияләр җитештерү һәм хәтта чәй төрү белән мәшгульләр. Сәнәгать мәйданчыгында эшләүче һәм булачак резидентлар белән сөйләшкәндә район башлыгы эшмәкәрләрнең уңышлары һәм планнары белән кызыксынды, аларның сорауларына һәм тәкъдимнәренә җавап бирде. Сокурыда ком-төзелеш материаллары, медицина билгеләнешендәге товарлар җитештерүен урнаштыру һәм башка проектларны гамәлгә ашыру турында эшлекле планнар бик позитив яңгырады. Район территориясендә сигез технопарк уңышлы үсә: Столбищеда, Никольскийда, Рождественода. Хәерби һәм Державинода сәнәгать зоналары төзелә.

-“Сокуры“ сәнәгать паркы территориясендә эшмәкәрлеккә яшел ут ачарга кирәк, - диде үз чыгышында район башлыгы Михаил Афанасьев. - Бу мәйданчыкның киләчәге зур.

Чыннан да, эшлекле кешеләр җитештерү һәм башка коммерциячел фирмаларның нәкъ  менә Сокурыда урнашуы яклы. Сәнәгать паркының уңайлы җиргә урнашуы, федераль трасса якын булу, районның үзәк өлеше, республика башкаласыннан ерак булмау, коммуникацияләр булу җәлеп итә. Бизнес үсеше өчен иң яхшы шартлар режимы булдырылган. Эшмәкәрләр форумында сәнәгать зонасы предприятиеләренең картографик схемасын, төзелеш эшләре план-графигын эшләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук мөһим булган аспект - бизнес-проектларны уңышлы сайлау, аларны яклау, тулысынча нигезләнгәнлек, табышлылыкны исәпләү. Моннан тыш, федераль бюджеттан яклау алу максаты белән иң өстенлекле юнәлешләрне алга этәрергә кирәк. Безнең районда рәсми аккредитацияләнгән сәнәгать паркларыннан тыш җитәкчелек Габишевода һәм башка торак пунктларда нәтиҗәле эшмәкәрлек зоналары булдырырга планлаштыра. Шуны истә тотарга кирәк, кече һәм урта бизнес артында зур киләчәк. Бу хәзерге перспективалы хуҗалык алып баруның, территорияне динамик үстерүнең альфасы һәм омегасы.

Гыйнварның соңгы кичләренең берсендә район мәдәният йорты рәсем студиясе кунаклары һәм укучылары кышкы фантазияләре белән алмаштылар.

Әлеге максат белән иҗат берләшмәсе җитәкчесе Надежда Кривоносова мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә яңа ел тематикасы буенча чираттагы осталык сәгатен үткәрде һәм барлык теләүчеләр өчен балчыктан һәм кул астындагы материалдан эшләнмәләргә “Кышкы фантазия“ конкурсын игълан итте. Бер атналык өй эшеннән соң әкият персонажлары һәм Яңа ел символы рәвешендәге иҗади эшләр һәм композицияләр кырыс жюри игътибарына тәкъдим ителде. Кышкы фантазияләр нәтиҗә ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү белән төгәлләнде. Нәтиҗәдә 13 катнашучы район мәдәният йорты дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнде.

Яңа “Магнит“ кибете ачылу Лаешта икенче сәүдә үзәге формалашуның дәвамы булды.

Башта мондый үзәк “Универмаг“ - “Универсам“ кибетләре тирәсендә иде. Җәяүлеләр зонасы оештырылганнан соң ул автомобильле сатып алучылар өчен уңайсызга әйләнде. Автомобиль хуҗалары  уңайлы машина кую урыны булган җирдә сатып алуны кулай күрәләр. Бу таләпләргә “Атлантида“, “Пятерочка“, ә хәзер инде яңа “Магнит“ та урнашкан автовокзал тирәсендә киңәюче сәүдә үзәге җавап бирә.

Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев яңа сәүдә ноктасы ачылуның өстәмә эш урыннары, бюджетны тулыландыру һәм Татарстан продукциясен сату өчен мәйданчык булуын ассызыклады. Яңа ачылган “Магнит“ кибете ассортиментында 24 җирле җитештерүче товарын сатып алырга мөмкин.

Лаеш техник-икътисад техникумында өстәл теннисы һәм чаңгы ярышлары буенча урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучыларының III Спартакиадасының зона этабы үтте.

 

Районның иң эре авыл хуҗалыгы берләшмәләренең берсе “Семиречье“ хезмәткәрләре узган сезонда 16 мең тоннадан артык ашлык, 7,1 мең тоннага якын бәрәңге җитештерделәр.

Хуҗалык терлекчеләре дә “Татарстанныкын сатып ал!“ республика акциясен гамәлгә ашыруга сизелерлек өлеш кертте. Бүгенге көнгә алар 2 мең баштан артык мөгезле эре терлек асрыйлар. Киләчәктә терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыруны агрофирмада савым көтүне яңарту белән бәйлиләр. Бу максат белән 100 баш тана сатып алырга планлаштыралар. Киләчәктә фермаларны реконструкцияләү буенча зур күләмле эш билгеләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International