ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Лаеш ремонтчылары язгы чәчүгә техника торгызу темпларын тизләтәләр.

Беренче апрельгә барлык машина-трактор паркын әзерлек сызыгына куярга кирәк. “Хәерби“, “Урта Девятово“, “Йолдыз“ кебек хуҗалыкларның ремонт звенолары билгеләнгәнне үтәүгә барыннан да якынрак. Бүгенге көнгә торгызылган тырмалар, культиваторлар, чәчкечләр саны буенча алар беренче урында.

2016 елның 19 февралендә 10 нан 12 сәгатькә кадәр Лаеш шәһәре, Космонавтлар урамы, 2 йорт адресы буенча Пенсия фонды идарәсендә Россия Пенсия фондының ТР бүлеге управляющие урынбасары Полякова Елена Петровна шәхсән пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча гражданнар кабул итә. Кабул итүгә язылу 2-58-35 телефоны буенча.

 

Районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алда торган язгы кыр эшләре өчен минераль ашламаларның беренче партиясен алдылар.

Җиде хуҗалык республика бюджетыннан алынган субсидияне 176 тонна аммиак селитрасы сатып алуга тоткан. Булдырылган запаслар гектарның уңдырышлылык көчен кискен арттыруны гарантияләми. Шуңа күрә минераль ашламалар туплау буенча төп эшләр алда әле.


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Пенсия фонды хәбәр итә.Февраль башыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 4% ка артты.

 

Лаеш районында, Казан-Оренбург трассасының 37 нче километрында, бик матур урында Егорьевоның “Лето“ ЧҖҖ теплица хуҗалыгы ачылды. Яшел тәмләткечләрне үлчәүче һәм төрүчеләрне предприятие штатына 2016 ел алдыннан җыя башладылар.

Балалар Кыш бабай исемле тылсымчыдан төрле нәрсә сорыйлар. Кемгәдер көчек кирәк, кемдер планшет турында хыяллана. Әмма менә бу, өлкәннәрчә җитди үтенеч, малайны борчыган авыртудан йөрәкне кыса.

Исәнме, Кыш бабай! Минем исемем Денис Зимин. Миңа җиде яшь. Мин беренче сыйныфта укыйм. Минем әнием, әтием, абыйларым һәм дусларым бар. Минем теләгем мондый: мин Аликның савыгуын телим, тагын ноутбуклы буласым килә. Рәхмәт. Алик - минем абыем. Аңа 18 яшь. Аның башында шеш бар. Мин аны бик яратам. Син аны савыктыр, зинһар, һәм миңа ноутбук бүләк ит. Мин бик тәртипле булачакмын. Рәхмәт. Көтәм.

Татарстанлылар күчемсез милеккә хокукларын электрон төстә терки ала

 

Лаеш дзюдочылары Татарстан башкаласындагы ярышларда барлык дәрәҗәдәге медальләрне алдылар.

 


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Газета укучылар еш кына кулланучылар хокукларына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Без аларга ТР дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Люция Фәррахованың җавап бирүен үтендек.

 

Яшел Үзәндә үткән татар-башкорт милли көрәше буенча республика турнирында тренерлар Илнур Гарипов һәм Фәрит Гаязов тәрбияләнүчеләре уңышлы чыгыш ясады.

Ярышлар легендар көрәшче, СССРның спорт мастеры Диләр Хәлиловның 70 яшьлегенә багышланган. Аларда республиканың сигез районыннан 150 кеше катнашты. Лаешлы спортчылар үз авырлык категорияләрендә уңышлы төстә алда бардылар.

Хәерби урта мәктәбе укучысы Разил Исхаков икенче урын алды. Габишево мәктәбе укучылары Инсаф Вәлиев, Салават Вәлиев, Михаил Свидетелев бронза призерлар булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International