ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2015 ел
җомга

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 4 декабрьдә, болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

 

Район мәдәният йортында киң колач һәм эмоциональ күтәренкелек белән узган Көзге бал кичен соң гына тәмамланды.

 


3
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

3 нче декабрь көнне безнең мәктәп укытучылары  укучылар белән берлектә Билгесез солдатларны искә алу көнен билгеләп үттеләр. Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән тарихи дата итеп билгеләнгән


2
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 2 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

 

 

Коммуналь хезмәтләргә явызларча түләмәүчеләр белән көрәштә яңа “КИТ“ җайланмасы ярдәмгә килә.

 

Районда күп балалы аналар 350 дән артык. Соңгы ун елда гына да күп балалы җиде әни кеше “Ана даны – Материнская слава“ медале алды. Маһибәдәр Шакирова гаиләсе – районда ире дә, хатыны да “Родительская слава“ ордены медале белән бүләкләнгән бердәнбер гаилә.

 

Республика парклар һәм скверлар елы кысаларында Лаешның Җиңү паркында “Үзеңне урманда ничек тотарга“ дәресе үтте. Әйләнә-тирә мохитне Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәге карамагындагылар танып-белде.

 

Узган шимбәдә иртәнге 11ләр тирәсендә Макаровкадан ерак түгел Кама елгасында боз кисәге ярдан аерыла. Тугыз балыкчы биш километрга ярдан бүленеп кала.

Ярты сәгать эчендә әлеге балыкчыларны ТР МЧС отряды коткаручылары һәм Лаеш ГИМСы хезмәткәрләре эзләп таба. Һава мендәрле ике суднодабарысы да ярга чыгарыла.

Шәхесләре ачыкланганнан соң барлык коткарылганнарга су объектларында иминлек кагыйдәләрен бозган өчен штраф яный.

Башкаланың “Ак Барс“ көрәш сараенда кекусин кайкан буенча ярышлар булды. Ката буенча хәрби сәнгатьтә төрле яшьтәге 200 дән артык көрәшче чыгыш ясады.

Лаеш техник-икътисад техникумында һава-десант гаскәрләре ветераннарының яшьләр белән очрашуы булды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International