Күпчелек газета укучылар өчен вакыт узудан саргайган иске газеталар – бары тик макулатура. Аны гамәлгә куючылар өчен исә - газета юлларына сыйган гомер.
Беренче декабрьдә илебезнең сәяси тормышында мөһим вакыйга: “Бердәм Россия“ партиясе оешуга 14 ел булды. Ул үзенең туган көнен удар хезмәт белән билгеләп үтте: гадәттәгечә гражданнар кабул итүнең Бердәм көнен үткәрде.
Лаешның 2 нче мәктәбенә компьютер нигезләре курсларына йөргән өлкән кешеләр ПК дан ышанычлы төстә файдаланучы булдылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган самбо буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә Лаешның балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе спортчылары уңышлы чыгыш ясады.
Габишево авылының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары әниләрне оригиналь төстә котладылар. Мәдәни-спорт комплексы сәхнәсендә алар элекке әкиятне хәзерге заманга яраштырып куйдылар. “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие“ мюзиклында рольләрне Эльвира Савельева, Лидия Шемордова һәм башкалар башкарды.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 8 декабрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Татарстан синоптиклары 7 декабрь төнендә һәм көндез һава торышы шартлары начарлану турында кисәтә.
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматына караганда, Татарстан буенча урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең секундына 15 метрга кадәр көчәюе, бураннар көтелә.
Юлларда бозлавык сакланачак
2015 елның 2-4 декабрь көннәрендә “Казан Ярминкәсе” күргәзмә комплексы территориясендә World Skills Russia’ның берничә компетенция, шул исәптән “Мобиль робототехника” буенча ярышлар уза.
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы фермеры Эдуард Гобәйдуллин үз көче белән терлекчелек бинасы төзи башлаган һәм ул аны 2016 елда төзеп бетерергә уйлый. Бүгенгә төзелешнең 60 проценты башкарылган, дип хәбәр итәләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан.
Татарстанга вакыт таләпләренә туры килә торган белемле җитәкчеләр кирәк.
Бүген бу хакта, Мәскәүнең "Сколково" идарә мәктәбенең "Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр" программасы кысаларында дәүләт органнары җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларының төркем проектларын яклау башланыр алдыннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.