ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Лаеш балалар сәнгать мәктәбендә укучы Никита Ермолаев һәм Дарья Сутугина Казанда VII Халыкара “Viva Musik“ конкурсында зур уңыш белән чыгыш ясадылар. Ә Никита III дәрәҗә лауреат булганлыктан, 2016 елның җәендә Нью Йоркта булачак гала-концертка чакыру алды.

 

Республика башкаласында 25 ноябрьдән 27сенә кадәр гадәттәге Державин укулары үтәчәк. Әдәбият елына туры китерелгән чара ТР юстиция министрлыгы линиясе буенча оештырылган. 

Лаеш районы прокуратурасы гражданнар К. һәм Ш.ның умарталыгын тикшерде. Тикшерүчеләрне умарта оялары тотканда ветеринар-санитар законнар үтәлү мәсьәләсе кызыксындырды.


17
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

16 ноябрьдә Халыкара толерантлык көне уңаеннан, Татарстан мәктәпләрендә “Толерантлык дәресе” акциясе башлана. 23 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк әлеге акция кысаларында укучылар Россия территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни мирасы белән танышыр, төрле милләт вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүгә шәхси өлеш кертүнең мөһимлеге турында фикер алышыр, төрле этнослардагы, мәдәниятләрдәге төп кыйммәтләр һәм дөньяга карашлар системаларының охшашлыгы нәрсәдә чагылуын белер дип көтелә.

Өлкән сыйныфларда акция программасы, иң беренче чиратта, мәдәниара диалог кору закончалыкларын аңлауга юнәлтелә.
Кече сыйныф укучылары “тынычлык” сүзен дөньяның 86 телендә, үз исемнәрен фарсы телендә язып карый, рус, татар, башкорт, удмурт, яһүд, дагстан халык мәкальләре белән таныша ала.
Акциянең максаты – мәктәп укучыларында позитив гражданлык бердәйлеге, актив социаль позиция формалаштыру , үзара аңлашу осталыгы булдыру.


"Татар-информ" МА материаллары буенча

2015 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы хезмәткәрләре,  Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары, адвокатлар палатасы һәм нотариаль палата белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмати–консультацион төркем белән берлектә, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, Питрәч муниципаль районының Богородское һәм Шәле авыллары халкын кабул итте.

Кабул итү барышында ике авылның 108 кешесенә хокукый ярдәм күрсәтелде. Гражданнарны кабул итүдә Питрәч муниципаль районы Советының юридик бүлек мөдире С.М.Павлова да катнашты.

Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гражданнарның күбесен пай җире кишәрлекләре белән бәйле бәхәсле мәсьәләләр, ятим балаларны торак белән тәэмин итү, өйдә укытуны оештыру, медицина преператларны льгота белән алу, аз керемле, күп балалы гаиләләргә пособиеләр һәм льготалар бирелү тәртибе, алиментны юллап алу тәртибе, республика һәм федераль торак программаларын гамәлгә кую кызыксындырды, шулай юк, процессуальных нормаларга ачыклык кертүне сорап мөрәҗәгать иттеләр.

Белгечләр консультация алырга килгән авыл халкының сорауларына җавап бирделәр, барысын да җентекләп аңлаттылар.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген – 17 ноябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итә.

Лаешның 2нче мәктәбе укучылары район мәдәният йортында үткән яшь шигырь укучылар конкурсында катнашты.

 

Бүген Лаешның 2нче мәктәбе укучылары юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыручы плакатлар белән урамга чыктылар.

 


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

2016 елда ЮХИДИ инспекторлары юлларда махсус билгеләре булмаган гади автомобильләрдә патрульгә чыга алачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 16 ноябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

 

Республиканың күпчелек районнарында бераз кар явачак. Урыны белән көчсез буран чыгу ихтималы бар. Җил көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International