Лаеш прокуратурасы каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләүләр билгеләүне тикшерде.
“Авыл хуҗалыгы техникасын 2016 елның кыр эшләре сезонына әзерләүне оештыру“ - шушы көннәрдә Кече Елгада “Сөт иле“ ЧҖҖ базасында үткән зона семинар-киңәшмәсенең темасы шундый.
Гимназия тарихындагы беренче робот күрсәтелгән траектория буенча ышанычлы төстә атлап китте. Ул класс бүлмәсе идәнендә ясалган лабиринт борылышларын хаталарсыз үтте.
Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда чираттагы “Мәдәният дәресе“ үтте. Анда “Мәдәният дәресе турында иң яхшы хикәя“ конкурсының төп бүләге тапшырылды.
Дөньяда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә көн саен өч мең кеше һәлак була һәм 100 меңгә якыны җитди җәрәхәтләр ала. 2005 елдан ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне үткәрелә.
Казан көрәш һәм билбаулы көрәш буенча Дөнья чемпионатын кабул итә. Татарстан башкаласына 35 илдән 400 дән артык көрәшче киләчәк. Ярышлар 20-22 ноябрьдә "Ак Барс" көрәш сараенда уза.
Дөнья чемпионаты оештыру комитетына чит ил командалары арасыннан беренче булып Латвия, Литва, Румыния, Молдова, Белоруссия, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Төркмәнстан көрәшчеләре заявка биргән
Ел саен үткәрелә торган “Ел студенты” республика премиясенә гаризалар кабул ителә башлады. Инде унберенче тапкыр уздырыла торган әлеге конкурс Татарстанның яшьләр бренды буларак танылды.
Казан федераль университеты уку йортын халыкара аренада үстерү өчен яңа логотибын раслады.
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген – 13 ноябрьдә, республикада болытлы һава торышы хакимлек итәчәк
Район мәдәният йортында 10 ноябрьдә Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара булды.