Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларының көчен югалтуын тану һәм аларны үзгәртү турында» 2015 елның 28 октябрендәге 1149 нчы карары белән контроль-күзәтчелек органнары эшчәнлеген һәм эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләүне мониторинглауга кагылышлы үзгәрешләр кертелде.
Масса-күләм туберкулинодиагностика – Манту реакциясе балаларда һәм яшүсмерләрдә туберкулезны ачыклауның төп алымы булып тора иде һәм калып тора. Ә бу елдан башлап 8 яшь тулган балаларга Диаскинтест куя башладылар. Ул организмда актив йогышка гына реакция ясый һәм шуның белән аерыла.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында Россия Федерациясе хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2015 елның 2 октябренә Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстанда минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде
Дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын тәшкил итүче оешмаларга субсидияләр бирү тәртибен раслау турында» 2014 елның 5 декабрендәге 944нче карары белән расланган.
2015-2016 уку елына “Электрон балалар бакчасы” автоматизацияләнгән мәгълүмати системасы аша 3351 бала кертелгән.
17 ноябрьдә, район мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары өчен “Веселое шоу Веснушки и Ириски“ спектале күрсәтәләр. Әкият геройларының кызыклы маҗараларын карарга теләге булган барлык шәһәр кешеләре һәм аның кунакларын чакыралар. Тамаша 12 сәгатьтә башлана. Керү бушлай.
Көзге каникул көннәрендә Балык Бистәсендә 12-13, 14-15, 16-17 яшьлек укучылар арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасының зона беренчелекләре үтте.
12 ноябрьдә Казанда IT-паркта электр белән эшли торган машиналар өчен беренче җәмәгать кору станциясе тантаналы төстә эшләтеп җибәрелде, шулай ук беренче электрмобиль зарядка алды. Сынау чорында электрокарлар бушлай корылачак.
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына 6 категория өстәлде.