Кече Елгада бер нәселнең берничә буыны вәкилләре очрашуы булды. Ата-бабалары ватанына илебезнең төрле почмакларыннан 250 гә якын кеше кайткан.
Казанда яшәүченең бик тә яңа тотылган балык ашыйсы килгән. Ул Яушыйкка килеп закон белән тыелган аерым багор кулланып Мишәдә балык тотудан башка нәрсә уйлап таба алмаган.
Районыбызның 10 база мәктәбе педагоглары, республиканың барлык укытучылары кебек үк, диагностика тестында катнаштылар.
Лаешның 2 нче мәктәбе базасында “укытучылар БДИ“ын 130 дан артык укытучы язды. Рус һәм татар телләре, математика, тарих, җәмгыять белеме, информатика, физика, чит телләр, химия, география һәм биология укытучыларының белемнәрен тикшерделәр.
Тестның максаты: ТР мәгарифе сыйфатын бәяләүнең төбәк системасы үсеше кысаларында педагогларның һөнәри күнекмәләре дәрәҗәсен күтәрү. Аның нәтиҗәләре иртәгә билгеле булачак.
Рождествено авылы мәдәният йортының “Русская душа“ халык фольклор ансамбле “Наш дом - Татарстан“ республика этно-мәдәни конкурс-фестивале лауреаты булды.
Инде озак еллар дәвамында ансамбльне ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Клюшина җитәкли. Аның җитәкчелегендә фольклор ансамбле зона турына үтте. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча Халыклар бердәмлеге көнендә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үткән гала-концертта катнашучылар арасына керде. Шунда ук “Русская душа“ ансамбленә республика фестивале лауреаты исеме бирелү билгеле булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Рейтинг" мәгълүмати коммуникацияләр үзәге үткәргән Россия төбәкләре җитәкчеләре эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре буенча төзелгән РФ субъектлары башлыклары рейтингында өченче урынны биләгән.
Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләрне “Әкият“ курчак театрына танылган балерина Анастасия Волочкованың “Симфония добра“ хәйрия концертына чакырдылар.
Мәскәүдә “Ради жизни на земле“ халыкара конкурс-фестивальдә “Аз“ ансамбле барысын шаккатырды.
Бәйрәм көннәрендә Кече Елга мәдәният йорты гөрләп торды. 6 ноябрь көнне аның залында алма төшәрлек тә урын юк иде.
Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, мөхтәрәм тармак ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз.