ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Урында үткән турга нәтиҗә ясау өчен “Татарстан Республикасының иң яхшы мәктәп китапханәсе-2015“ республика конкурсы комиссиясе әгъзалары финалга үткән мәктәпләрдә булдылар. Алар Имәнкискәгә дә килделәр, мәктәп китапханәсе эше белән таныштылар. Авыл китапханәчесенең чынбарлыктагы эшен күреп, бертавыштан аңа Татарстанда беренче урынны бирделәр.


Бу көннәрдә ирле-хатынлы Вафиннар бергә яшәүләренең илле еллыгын билгеләп үттеләр.

19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Пучкова мәгълүматлары буенча, Лаеш  районында 575 вакансия бар. Аларның яртысыннан артыгы – эшче һөнәрләр буенча.

Лаеш үзәк район хастаханәсендә сентябрьдә башланган гриппка каршы вакцина ясау актив төстә бара. Катлауланулары белән куркыныч булган һәм ел саен районның йөзләрчә кешесен сафтан чыгара торган авыруны профилактикалау турында нигезле итеп Лаеш үзәк район хастаханәсенең эпидемиологик эш буенча баш табиб урынбасары Марина Идрисова сөйли.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Михаил Афанасьев булачак эшкәртү предприятиесе нигезенә символик капсула салдылар. Төзелеш башлану тантанасы җиденче октябрьдә булды.
Лаешның интернат мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен спорт - вакытны файдалы үткәрү генә түгел. Ул аларны үз-үзләрен җиңәргә, аякларында нык басып торырга һәм җиңүгә ышанырга өйрәтә.

Лаешның яңа микрорайонында Громова урамында Казан эшмәкәре Роман Галактионов төзекләндергән парк матурлыгы белән лаешлылар озак хозурланмадылар.


 

Бу  көннәрдә Лаеш үзәк хастаханәсе пациентлары медикаментоз терапиягә өстәмә төстә яхшы кәеф сыйфатында дәва алдылар.


 

Игелек һәм хөрмәт көнендә А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек ордены хуҗабикәсе Зөһрә Лезина район мәдәният йорты иҗат клубларына йөрүче өлкән кешеләр өчен “Эшләпә балы“ оештырды.



 

9
октябрь, 2015 ел
җомга

Бүген  9 нчы октябрь көнне  Хәерби авылында фельдшер-акушер пункты ачылу тантанасы узды. Тантана  да хөрмәтле кунагыбыз Лаиш районның җитәкчесе урынбасары Илгизә Тимиршина Наҗип кызы  үзенең  сүзе белән башлап җибәрде. Авылдашлар шушундый пункт ачылуга бик шат.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International