1-нче октябрь көнне Лаеш муниципаль районында “Яхшылык һәм хөрмәт көне” билгеләп үткәрелде. Район мәдәният йортында бу көнне озак еллар бергә яшәгән гаилә парларына район башлыгының исеменнән рәхмәт хаты һәм акчалата буләк тапшырылды. Бүләкләрне Лаеш муниципаль районның исполком җитәкчесе урынбасары А.Г. Карсалов тапшырды. Барлык юбилярларга һәм ветераннарга бәйрәм концерты күрсәтелде.