Лаеш балалар йортында юбилей тантаналары үтте. Әлеге истәлекле сәбәп буенча анда күпсанлы кунаклар җыелды. Алар арасында балалар йортында төрле елларда тәрбияләнгән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән туган җирләре белән очрашуга килгән кешеләр, күпсанлы дуслары, шефлары, район хакимияте, җәмәгатьчелек вәкилләре, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре бар иде.
“ТАТМЕДИА“ АҖ үз укучылары өчен яңадан “Ipad на подписку!“ акциясен игълан итә. Беренче тапкыр төп приз – iPad оту шансы, язылган басмалар суммасына бәйсез төстә, барлык катнашучылар өчен бертигез булачак. Газета-журналга язылу квитанцияләре күчермәләрен җибәргән укучылар призлар: санлы фотоаппаратлар, акция иганәчесе – Кукмараның тимер савыт-саба заводыннан савыт-саба җыелмалары һәм, әлбәттә, төп приз ipad уйнатуда катнашачак.
Лаеш районы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе спортчылары дзюдо буенча ачык Казан беренчелегендә призлы урыннар алдылар.
Лаеш районы прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә бозуларны ачыклады.
Аның хезмәткәрләре Лаеш үзәк район хастаханәсеннән “алкогольгә бәйлелек“ диагнозы белән наркологта исәптә торучы һәм машина йөртү таныклыгына ия затлар турында мәгълүматлар соратып алганнар. Мондыйлар 20 дән артык кеше тәшкил иткән
Лаеш техник-икътисад техникумы командасы Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары студентларының III Спартакиадасында җиңел атлетика кроссында өченче урын алды.
ТР икътисад министрлыгы “Лизинг-грант“ программасы буенча субсидия формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын конкурс сайлап алу үткәрү турында хәбәр итә.
Конкурс сайлап алуда катнашуга гаризаларны 2015 елның 26 октябреннән 16 ноябренә кадәр “Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге“ ДКУ кабул итә.