ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Беренче июльдән җәяүлеләрне яктылык кайтаручы элементлар булган кием яки яктылык кайтаручы беләзекләрдән файдаланырга  мәҗбүр итүче закон көченә керде.


Район басуларында бөртекле культуралар уңышы өлгерә. Игенчеләргә 9 мең гектардан артык мәйданда үстерелгән уҗым һәм 18 мең гектар сабанашлык уңышын җыеп алырга кирәк.
Сокурыдан Пәрәүгә кадәр ау урыннары, урман, болыннар һәм басулар трихинеллез авыруы белән бәйле төстә куркыныч зона дип игълан ителгән.

Шушы көннәрдә район Советында үткән киңәшмәдә ТР “Халык контроле“ дәүләт мәгълүмати системасының (ГИС) 2015 елның беренче ярты елындагы эшенә йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, әлеге система Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча ике ел тирәсе элек эшли башлады. Аның максаты - дәүләт һәм халыкның үзара мөнәсәбәтенең бердәм мәгълүмати кырын формалаштыру.


Нармонканың “Солнышко“ балалар бакчасы 1 миллион сум күләмендә “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2015“ республика конкурсы җиңүчесе гранты белән бүләкләнде.

Мәктәпкәчә учреждениедә белем бирү процессын оештыруда бик яхшы уңышлары өчен Лаешның “Бәхетле бәләкәч“ балалар бакчасы 500 мең сум күләмендә грант белән билгеләнде. Ул Татарстан Республикасының 48 иң яхшы мәктәпкәчә учреждениесе катнашкан республика конкурсында җиңүчеләр “егермелегенә“ керде.

Безнең районга слетка “Муравейное братство“ төбәкара иҗтимагый хәрәкәт әгъзалары – 14 шәһәр вәкилләре килде. Нармонка территориясендә урнашкан “Сталкер“ лагере аларның җыелу урыны булды.

15
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Республика шәһәрләре һәм районнарында праймериз процедурасы төгәлләнү уңаеннан спорт ярышлары үтте. “Прайм-лига“ кубогына ярышларны оештыручы буларак “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекләре башкарма комитетлары чыкты, чөнки аның сайлау алды программасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау соңгы урында тормый.


Лаешта район башлыгы Михаил Афанасьев бүлеп  биргән акчага ифтар уздырдылар. Узган җомгада йөзгә якын кеше Лаеш шәһәренең бер кафесына бергәләп авыз ачарга җыелды. Монда районның күп кенә авылларыннан килгән мөселманнарны күрергә була иде. Бер табын артында утыручы дин тотучылар дога кылдылар, вәгазьләр тыңладылар һәм Аллаһыны данладылар. Видесоюжетны газета сайтында карагыз.
300дән артык лаешлы район китапханәсенең уку залында җәйге каникулларның беренче аенда үткән курчак вернисажында булды.

“Бердәм Россия“ Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Лаеш җирле бүлекчәсенең XXIII конференциясенең 1нче этабында алда торган чорга актуаль бурычлар игътибар үзәгендә булды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International