ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
27 сентябрьдә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXII конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасына Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасы тәкъдим ителде.
Казанда «Россия Федерациясе төбәкләрендә этносоциаль һәм этномәдәни процессларны көйләү һәм мониторинг үткәрүнең уңай тәҗрибәсе» темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция бара.
1 октябрьдә «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А.Медведевның төбәк җәмәгать кабул итү бүлегендә
Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә ЛУКОЙЛ хәйрия фонды һәм РИТЭК җәмгыяте оештырган V социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына йомгак ясалды.

26
сентябрь, 2014 ел
җомга
Татмедиа” ААҖ филиалы булган “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгыныңтатар телендәге мәгълүмат редакциясенә штатка, ягъни стационар эшләү өчен корреспондент кирәк
Иртәгә Казанда 7 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырылачак. Шәһәр халкына киң ассортиментта ТР агросәнәгать комплексы продукциясе тәкъдим ителә, диелә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте алхәбәрендә
Россиянең пилотлар идарә итүче "Союз ТМА-14М" корабы Халыкара космик станциягә Казансу елгасыннан алынган су салынган капсула - 2015 елда Казанда узачак спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпиоанты FINA символын илтеп җиткергән. Экипаж составында Александр  Самокутяев, Елена Серова һәм Барри Уилмор бар. 
Яңа кагыйдәләр керткәннән соң, Татарстан автомәктәпләре очрашкан төп проблема - белем бирү оешмасында мәҗбүри автодром яки, ким дигәндә, 0,24 гектарлы ябык мәйданчык булу таләбе
Ике тарифлы счетчиклары булган кешеләргә, кышкы вакытка күчү сәбәпле, аны кабат программалаштырырга кирәк булачак. Моның өчен 400 сум түлисе була. Төнге вакыт дип бездә кичке унбердән алып иртәнге җидегә кадәрге вакыт санала. Ә менә 26 октябрьдә сәгать уклары бер сәгатькә артка күчкәч, халык арзанрак саналган төнге электр энергиясеннән бер сәгатькә артыграк куллана дигән сүз
«Майский» теплица комбинаты җитештерүне үстерүгә ел саен 350-500 млн. сум тота. Бу исә предприятиегә Россиянең теплица комбинатлары арасында якланган грунт яшелчәләре уңышы буенча лидер булырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International