ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә
Светлана Фомина-Левандовская үлгәннән соң инвалидларның Бөтенроссия җәмгыятенең Мактаулы әгъзасы исеменә һәм күкрәккә
тага торган билгегә лаек булды.

25
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
27 сентябрьдә Казан дәүләт аграр университетының Укыту-демонстрация үзәгендә һәвәскәр бакчачыларның «Татарстанның бакча җимешләре һәм виноград бакчалары» дигән күргәзмә-ярминкәсе узачак
«Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУ (ФГБНУ «ТатНИИСХ») үз илебезнең һәм чит илләрнең югары уңыш бирә торган, югары сыйфатлы бәрәңге орлыгы материалын сата, болар: Невский, Радонежский, Удача, Ладожский, Розара сортлары.
27 нче сентябрь көнне, Казанда узачак Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионаты старты алдыннан 300 көн калу хөрмәтенә, Бауман урамында вакытны кире санаучы стела ачылачак. Стела урнаштырылачак урын казанлыларга инде таныш – ике ел элек анда Универсиада башланыр алдыннан вакытны кире санаучы стела куелган иде.

10-14 октябрь көннәрендә Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәрендә Рәшит Нәҗметдинов исемендәге Бөтенроссия шахмат фестивале уздырылачак.
27, 28 нче сентябрь көннәрендә “Казан” Халыкара Ат-спорт комплексы территориясендә атка атланып бию күнегүләре ясау, ягъни дрессура һәм конкур кырында каршылыкларны сикереп чыгу ярышлары буенча ТР Ачык Кубогы узачак. Әлеге чараны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Республиканың ат спорты буенча балалар-үсмерләр мәктәбе оештыра. Мондый чара ат спорты мәктәбе гамәлдә булган дәвердә беренче мәртәбә үткәрелә.
Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында "Россия Федерациясе төбәкләрендә этносоциаль һәм этномәдәни процесларга мониторинг үткәрү һәм аларны җайга салуның уңай тәҗрибәсе" дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция ачылды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов проект җитәкчеләре һәм Мэйо (АКШ) клиникасы вәкилләре белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда республиканың сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова һ.б. катнашты.
Татарстаннан 220 кешедән торган беренче төркем Согуд Гәрабстанына очты. Озату тантанасы сәгать иртәнге  7 дә Казандагы "ДУМ РТ Хадж" хаҗ операторы үзәк офисы (Тукай ур., 3) янында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International