Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең азык-төлек һәм су куркынычсызлыгы министры Мәрьям Бинт Мөхәммәд Әл-Мухаири Татарстанга эш сәфәре кысаларында Лаеш районында булды.
Сабантуй-2021не кайда бәйрәм итәчәкбез?
🔵 Лаеш – 12 июньдә 11.00 сәгатьтә Мәйданда;
🔵 Александровка авыл җирлеге-14 июнь 17.00 сәгатьтә үзәк мәйданда ;
🔵 Атабай авыл җирлеге-13 июнь көнне 11.00 сәгатьтә Атабай авылы мәйданында;
🔵 Олы Кабан авыл җирлеге-13 июнь, Кече Кабан авылында 15.00;
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, булачак бәйрәм һәм эшләми торган көннәр белән бәйле рәвештә, 2021 елның июнендә пенсияне түләү һәм китерү графигы үзгәрәчәк.
Татарстанда эшкуарларның даими рәвештә артуы күзәтелә. Ел башыннан алар 3%ка күбәйгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белдерде.
“Узган ел нәтиҗәләре буенча без кече һәм урта бизнес өлкәсендә мәшгуль булган гражданнар санын саклап калуга ирештек. Узган биш айда уңай динамика күзәтелүен күрдек”, - дип ассызыклады спикер.
Узган ялларда бөтен ил Александр Пушкинның тууына 222 ел һәм рус теле көнен билгеләп үтте.
Бүген безнең ил социаль хезмәткәр көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм чын күңелдән һәм олы йөрәкле, урынына һәм вакытына карамастан, кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булган кешеләр бәйрәме.
Намуслылык, сабырлык, риясызлык һәм кайгыртучанлык – болар барысы да югары әхлаклы сыйфатлар Лаеш районы социаль хезмәткәрләренең үзенчәлекле ягы булып тора.
Хәзер Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru рәсми сайтында басылган барлык материалларын гражданнар укып бару гына түгел, тыңлый да алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Бу мөмкинлек начар күрүчеләр һәм текстны электрон җайланма экраннары аша авыр кабул итүчеләр өчен уңайлы.
Бүген Лаеш техникумы студентлары белән бер-береңне хөрмәт итү, ярдәм һәм мәхәббәт культурасы турында сөйләштеләр. Яшүсмерләр арасында радикаль кәефне кисәтүгә юнәлдерелгән чараны Татарстанда террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе Камил Хәлиуллин үткәрде.
Лаеш районында М-12 «Мәскәү-Түбән Новгород-Казан»тиз йөрешле автомобиль юлын төзүдә ярдәм итү һәм аларны озатып бару буенча эшче төркем утырышы узды.
Батырлыкның иң югары символы – краповый берет өчен бүген республиканың Лаеш районында 55 спецназчы көрәште. Катнашучылар полигонга иртәнге җидедә җыелдылар, алар белән бергә аларның туганнары да килделәр.