Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов М-12 «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» тиз йөрешле автомобиль юлы төзелеше мәсьәләләренә багышланган күчмә киңәшмә уздырды. Киңәшмә Югары Ослан районы территориясендәге төзелеш мәйданчыгында узды.
Пыяла савытларын эшкәртү предприятиесен Татарстанда булдыру планлаштырыла. Бу хакта Казанда узган матбугат конференциясендә ТР Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Айрат Шиһапов хәбәр итте.
КФУда бушлай татар теле курслары башланды, аларга 1056 кеше язылды. Бу, алдагы еллар белән чагыштырганда, 10 тапкыр күбрәк.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч-эпидемиологы Дмитрий Лопухов коронавирустан вакцинацияләү пунктларының саны артты һәм 153кә җитте, дип белдерде. Монда фельдшер-акушерлык пунктлары базасында вакцинацияләүнең стационар һәм мобиль пунктлары кертелгән.
Татарстанның күп функцияле үзәгенең 60 офисының теләсә кайсысында, пропискасына карамастан, Covid-19 коронавирусыннан вакцинация көтү битенә язылырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасында КФҮ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында «Вася Перевощиков исемендәге сөяк мие донорларының Милли регистрының әһәмияте турында» лекциясе узды. Лекциядән соң теләүчеләр милли регистрны тулыландыру өчен үрнәк (буккаль эпителий) тапшыра алдылар. Барлыгы 30 кеше потенциаль донорлар булды.
Татарстанда өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге бер ел эчендә 72,3% ка кадәр арткан. 2019 елда бу күрсәткеч 67,5% тәшкил итте. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышында хәбәр итте.
Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Берегите лес» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала. Әлеге кушымта ярдәмендә Урман хуҗалыгы федераль диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып кына калмыйча,
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләренең гомуми хисап җыелышында катнашты.
Чара Казанда узды.
2021 елда Татарстан Республикасында 2 млн. 670 мең кв. м. торак төзү планлаштырыла. Бүгенге көндә әлеге күләмнең 16,5% ы төзелгән инде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.