Кинәт суытып җибәрү һәм көчле салкыннар булу сәбәпле, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы түбән булуга бәйле рәвештә, уку дәресләрен үткәрмәү мөмкинлеге турында искәртә.
2021 елда Татарстан Республикасында 5818 га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәреләчәк. Исегезгә төшерәбез, бу төр эшнең максаты – утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманда патологик процессларның киң үсешен кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан зыянны киметү.
«IT-cube» балалар иҗат үзәгендә КФҮ-КТИТС базасында бушлай ИТ-курсларга гаризалар кабул итү дәвам итә. 6 яшькә кадәр укучылар кирәкле җиде юнәлеш буенча укырга языла алалар.
ICL компанияләре төркеме «КидСпейс»балалар шәһәрендә ИТ-индустриягә багышланган пространство башлап җибәрде.
Ачылу тантанасында Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев, ICL генераль директоры Евгений Степанов һәм глобаль хезмәт күрсәтү үзәге (GDC/ICL Services) директоры Сергей Соловьев катнашты.
Бүген Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты һәм KAZAN DIGITAL WEEK 2021 халыкара форумына әзерлек кысаларында Россия Федерациясе субъектларының юл челтәрендә интеллектуаль транспорт системаларын (ИТС) гамәлгә кертү буенча эш төркеменең чираттагы утырышы узды.
Анда Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясады һәм Татарстан Республикасында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында башкарылган эшләр турында сөйләде.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.
Татарстанда төбәк мәгариф сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып полилингваль белем бирү комплексларын төзү тора. Татар, рус һәм инглиз телләрендә предметларны өйрәнүне күздә тоткан «Адымнар» проекты идеологиясен республиканың барлык белем бирү оешмаларына таратырга телиләр.
Татарстанда өченче ел рәттән чит илләргә азык-төлек чыгару арта бара. 2020 ел нәтиҗәләре буенча республика чит илләргә 273 млн долларга азык-төлек чыгарган.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.
2020 елда тулай территориаль продукт 29,5 млрд. сум тәшкил иткән. Район предприятиеләре тарафыннан 47 миллиард 14 миллион сумлык сәнәгать продукциясе төяп озатылган, үсеш-36%. Әлеге саннарны бүген йомгаклау сессиясендә Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов җиткерде. "Күп кенә кыенлыкларга карамастан, без район предприятиеләре һәм оешмаларының өзлексез эшен тәэмин итә алдык", - дип ассызыклады ул. 2020 ел өчен республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингында Лаеш муниципаль районы шәһәр һәм авыл җирлеге булган муниципаль районнар арасында 4 нче урынны алып тора.
Лаеш районы мәктәпләренең 100% - ы шахмат зоналары белән тәэмин ителгән. Бу «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру һәм «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге комиссиясе инициативасы белән оештырылган махсус проект ярдәмендә мөмкин булды.
20 яңа зонаны ачу тантанасы бүген ТР премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов катнашында узды.