ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2020 ел
җомга

Фәрит Мөхәммәтшин партиянең яңа әгъзаларына партия конкурсларында һәм проектларында җиңүчеләргә һәм җирле бүлекләрнең алдынгы активистларына дипломнар, шулай ук партия билетларын тапшырды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Бүген Кече Кабан авылында авыл җирлеге Башкарма комитетының яңа бинасы ачылды. Авыл халкын һәм хакимиятне яңа бинага күчүләре белән котларга «Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов килде.

М-12 яңа трассасын төзү М-7 юлын бушатырга һәм Казаннан Мәскәүгә кадәр юл вакытын шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән традицион Яңа ел алды матбугат конференциясендә белдерде.

Якшәмбе, 27 декабрьдә, иртәнге сәгать алтыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын быел төгәлләүче авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыра. Бәйрәм ярминкәләре Казанда, Түбән Камада, Чаллыда һәм Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура»сәүдә-ярминкә комплексы) узачак. Яңа ел алдыннан шәһәр халкы ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярмалар һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен сатып ала алачак.

Татарстан Республикасында һәр бишенче почтальон мобиль почта-касса терминалы белән җиһазландырылган,аның ярдәмендә республика халкы барлык счетларын түли һәм өйдән чыкмыйча гына кирәкле товарлар сатып ала ала. 2020 елның 11 аенда Россия Почтасы клиентлары мобиль терминаллар аша 2,5 млн. сумнан артык түләү керткәннәр. Иң зур өлеш – түләүләрнең 90% ы – торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә туры килде.


24
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга яңа мәктәп автобусларыннан символик ачкыч тапшырды.

30 ел элек, 1990 елда, Россия Федерациясе Пенсия фонды оештырыла, ул бүгенге көндә Россиядә социаль тәэминат өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең иң эре федераль системасының берсе булып тора. Гадәттәгечә, Пенсия фонды пенсия түләү белән генә шөгыльләнми. Пенсия фонды кешене туганнан бирле озата бара.

Лаеш районы медиклары халыкны Яңа елны гаилә белән каршыларга чакыру флешмобына кушылдылар.

Республиканың бер кешесенә уртача 27,4 квадрат метр торак туры килә.

Татарстан Россия төбәкләре арасында файдалануга тапшырыла торган торак күләме буенча дүртенче урында тора. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров сөйләде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында карарны имзалады. Документ, аерым алганда, «Агростартап» грантын алучылар өчен эш урыннары булдыру таләпләрен йомшартуны күздә тота. Хәзер хуҗалык башлыгы, хәтта ул үзе генә эшләсә дә, 2 млн. сумга кадәр акча алырга мөмкин, ә тагын бер яңа хезмәткәрне җәлеп итсә, 2 млн. сумнан артыграк та ала. Моннан тыш, мөрәҗәгать итүчеләргә салымнар һәм җыемнар буенча бурычның булмавы турындагы таләп бүтән кулланылмаячак, әгәр мондый бурыч суммасы 10 мең сумнан артмаса, бу да алар өчен грантлар алуны җиңеләйтәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International