ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, физик затларның  Россия Федерациясе Салым кодексының 217 статьясындагы 13 пункты нигезендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда үстерелгән терлекчелек продукциясен (тере үлчәмдә дә, суелган яки эшкәртелгән продуктлар да), үсемлекчелек продукциясен (натураль, шулай ук эшкәртелгән рәвештә дә) сатудан алына торган керемнәренә салым салынмый.

Тәмамланып килүче елда республикада 9 тармакта 50 дәүләт программасы гамәлгә ашырылган. Аларның гомуми күләме - 54 млрд. сумнан артык. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты

Терлекчелек тармагының агымдагы елның 11 аенда эш йомгаклары һәм сөт җитештерү буенча агымдагы вәзгыять турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Яңа ел бәйрәмнәрен уздыруга әзерлек турында бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләде.

Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.


28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген район мәдәният йортында быел йомгаклау эшлекле дүшәмбе булды. Район башлыгы Илдус Зарипов алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, медикларга, бизнес, мәгариф, мәдәният, спорт вәкилләренә, волонтерларга бүләкләр тапшырды.


26
декабрь, 2020 ел
шимбә

Шимбә, 26 декабрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Көндез метеорологлар көчле кар һәм буран фаразлый.

2020 елның 24 декабрендә Зәй районының аучылык хуҗалыкларында (Карамалы, Багряж, Елхово) кабаннардан алынган пробаларның мониторинг тикшеренүләрендә АЧС булуы ачыкланды.

2020 елның 25 декабрендә африка дуңгыз чумасы диагнозы расланган.

Татарстанда каникуллар чорында мәктәп яны лагерьлары эшли башлаячак. Алар санитар-эпидемиологик шартларны үтәү белән эшләячәк.

Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан Россия Почтасы бүлекләренең һәм КФҮ филиалларының эш графиклары үзгәрде. Шулай итеп, 31 декабрьдә бөтен ил буенча почта бүлекләре бер сәгатькә иртәрәк ябыла. Тәүлек буе эшли торган бүлекләр 1 гыйнварда 10.00 сәгатьтә эшли башлаячак, ә калган бүлекләр өчен 1, 2 һәм 7 гыйнварда ял көннәре булачак.

Татарстанда халыкка спорт һәм физкультура белән шөгыльләнергә, спортчыларга югары нәтиҗәләргә ирешергә барлык шартлар тудырыла. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Ел спортчысы - 2020” тантанасында белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International