Быел Президент чыршысына сигез меңнән артык бала чакырылган. Республика чыршысына 8400 бала катнашачак. Чарага укуда, спортта зур уңышларга ирешкән, шулай ук авыр тормыш шартларына дучар булган һәм ятим балалар чакырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында депутатлар салым салуның патент системасын куллануга кагылышлы закон проектын кабул итте. Документ патент буенча эшкуарлык эшчәнлеге төрләре исемлеген 63тән 80гә кадәр киңәйтә, шул исәптән алар буенча кулланылган вакытлы керемнә бердәм салым да.
Бүген Илдус Зарипов рәислегендә Лаеш районының террорчылыкка каршы комиссиясе һәм оператив төркеменең уртак утырышы узды.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында алырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 23 декабрьдә 11:00 сәгатьтә АПКның «Алтын көз» Россия онлайн-платформасында «АПК яшьләре» яшь галимнәр форумы узачак.
«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Безнең Заман Геройлары» Республика премиґсе һәм «Кечкенә геройлар форумы»ның бүләкләү тантанасы үтте. Чарада ТР президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов һәм башкалар катнашты.
Мәгариф министрлыгы өчен киләсе елда төп бурычлар-белем бирүнең сыйфатын саклау һәм арттыру, шул исәптән «500+» проекты кысаларында, укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметү, аларга һәрьяклап ярдәм итү, педагогик хезмәт өчен түләү системасын гармонияләштерү. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов 2020 елда Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органнары белән видеоконференция режимында узган йомгаклау киңәшмәсендә сөйләде.
Татарстанлылар яңа ел ялларында 300дән артык бәйрәм чарасында була алачак.Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сөйләде.
Әлеге вакытта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Визиты кысаларында ул РФ Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр тирәлеге» юнәлеше буенча эш төркеме утырышын үткәрде.
Лаеш районында гадәти булмаган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшли – ул дару үләннәре, җиләк-җимешләр әзерләү һәм эшкәртү белән шөгыльләнә.
-Татарстан - чәй яратучылар Республикасы, - ди авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Рамил Яруллин, елмаеп. - Билгеле булганча, статистика буенча, Татарстанда яшәүче бер кеше көнгә уртача 6-7 чынаяк чәй эчә, бу Россия буенча караганда 20%ка күбрәк. Без дә дуслар белән - иискәрмә түгел. Тик бервакыт бездә башка төрлерәк чәй эчү теләге барлыкка килде һәм без кара чәйдән үлән чәйләренә күчтек, безгә бу бик ошап китте. Тәмле дә, файдалы да. Ә аннары гадәткә кереп киткән бу кызыксыну бизнеска әверелеп китте.