ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Гаилә өчен бала туудан да мөһимрәк вакыйга юктыр. Сабый туу белән гаиләдә мәхәббәт, бәхет, шатлык арта. Лаеш районы Лаеш шәһәрендә 290-нче сабый туу теркәлде. Гаилә башлыгы, Гималдинов Искэндэр улы- Гималдинов Илдар, ул гаиләдә икенче бала, туу турында таныклык һәм йомшак уенчык тапшырылды.


18
декабрь, 2015 ел
җомга

Башкаланың “Ак Барс“ көрәш сараенда Россия ФСИНның ТР идарәсе призларына дзюдо буенча VIII ачык турнир үтте. Ярышта Мәскәү, Киров, Кострома, Самара, Ульяновск, Татарстаннан 150 көрәшче катнашты. Лаеш данын балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбеннән Рөстәм Насыйбуллин тәрбияләнүчеләре яклады. Егетләр бик яхшы чыгыш ясадылар һәм үз авырлык категорияләрендә призерлар булдылар. Ислам Сабиров, Кирилл Морозов, Алексей Умаров икенче урында. Станислав Андреев өченче урын алды.

Казанда татамига 8-15 яшь категориясендә чыгыш ясаучы иң көчле көрәшчеләр чыкты. Хәерби мәктәбе укучысы Илназ Зарипов ярышларның чемпионы булды. Рамазан Мөхәммәтҗанов (Имәнкискә) һәм Рамазан Сибгатуллин (Державино) үз яшь һәм авырлык категорияләрендә икенче урын алдылар. Рафис Зарипов (Хәерби) һәм габишеволы егетләр Виктор Морозов һәм Даниял Шабаев бронза медальләр яулады.

Спортчыларның тренерлары Мәссәлим Зыяутдинов, Риназ Гарипов, Фәрит Гаязов, Ильнур Гарипов.

Йөзү буенча республика беренчелегендә бар Татарстаннан 400дән артык спортчы катнашты.

 

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 18 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

 

Лаешның Җиңү паркында 10 декабрьдә  Ватан Геройлары көненә багышланган митинг булды.

 

Татарстан Республикасында 2016 ел Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Оештыру комитеты булдырылды, ул өч ел вакыт эчендә экологияне яхшырту, ярларны һәм сулыкларны чистарту, халык өчен мөмкин булган уңайлыклар тудыру, елга һәм күлләрнең үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклау һәм арттыру буенча табигатьне саклау чаралары программасын эшләргә тиеш. Республика территориясендә зур һәм кечкенә елгалар бар. Аларны киләчәк буыннар өчен саклау – безнең бурыч.

 

Лаеш районы почта хезмәткәрләре хат ташучыларның республика конкурсында катнаша.

Беренче йомгаклар ясалган. Бүгенге көнгә Нармонка (элемтә бүлеге начальнигы Фәнилә Халикова) һәм Орел (элемтә бүлеге начальнигы Марина Краснова) авыллары почта элемтәсе бүлекләре алда бара. Аларга җиткерелгән планнарны Нармонка почта бүлеге 104%ка, Орелныкы 97%ка үтәгән.

Лаеш балалар йортының Идел буе федераль университеты укытучылары катнашында үткән педагогик советы утырышында ятим балаларга тәрбия бирү өлкәсендә яңа проект әзерләү буенча эшче төркем булдырылды. Сүз тәрбияләнүчеләрне гаиләгә бирү, балаларны урнаштыруның гаилә формаларын үстерү турында барды. Республика балалар йортлары педагоглары квалификациясен күтәрү өчен Лаеш балалар йорты базасында Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтының стажировка үтү базасын булдыру планлаштырыла. 

Лаеш ягы талантларга бай. Район мәдәният йортында хорның ике еллыгына багышланган бәйрәм кичәсендә булганнан соң без моңа тагын бер кат инандык. Бу юлы хорда катнашучылар яңа амплуада  чыгыш ясадылар. Алар Гогольнең үлемсез комедиясе “Женитьба“дан күренеш куйдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International