Июль кичендә соң гына шактый гына эчкән яшь кеше “текә“ чит ил машинасында җилдерергә уйлый. Хонда Аккорд хуҗасы рөхсәтеннән башка машина ачкычларын ала һәм Б.Матюшино урамнары буйлап китә. Әмма “авто узышчы“ ерак китә алмый: алың юлына санаторийның тимер чыгу ишекләре аркылы төшә.
Агымдагы елның 10 августыннан республикада “Минем уңышларым – Татарстаным казанышлары” дип исемләнгән бәйге башланып китте. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үзләренең шәхси уңышларын, республика казанышларын кыска күләмле хикәя – эссе рәвешендә, яисә кызыклы фотосурәт аша күрсәтә ала.