Академик В.И.Андреев исемендәге Олы Кабан мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары торак дәресләрен өйрәнәләр

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Академик Валентин Иванович Андреев исемендәге Олы Кабан мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары торак дәресләрен өйрәнәләр. Алар профориентация эше кысаларында үткәрелә.

Остазлар мастер-класслар үткәрәләр, укучыларны ТКХ һәм төзелеш белгечлекләре мәсьәләләре белән таныштыралар. Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов шулай ук “Торак дәресләре” үткәрү буенча волонтёр-остаз эшен дә хуплады.

Шулай ук мондый белгечләрне әзерләү белән шөгыльләнүче профильле югары уку йортлары, техникумнар, көллиятләр белән очрашулар-презентацияләр оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International