Лаешта предприятиеләр һәм оешмалар көче белән контейнер мәйданчыкларында тәртип урнаштыралар. Чүп калдыкларын җыйдык, киселгән ботакларны һәм куакларны утильләштердек.
Олы Кабан авыл җирлегендә контейнер мәйданчыкларында тәртип урнаштырылган. Уртак тырышлык белән чүп-чарны, ботакларны һәм эре габаритлы калдыкларны җыеп алдылар.
Бүген район башлыгы Илдус Зарипов оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, көч структуралары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында традицион эшлекле дүшәмбе үткәрде. Лаеш муниципаль районында территориаль иҗтимагый үзидарәнең эш барышы турында район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова чыгыш ясады.
Җәйге каникуллар башлану сәбәпле, чик буе идарәсе чит илдә үз балаларының ялын оештырырга планлаштыручы ата-аналарны балигъ булмаган гражданнар тарафыннан дәүләт чикләрен кисешү кагыйдәләре турында искә төшерә.
Межведомственное взаимодействие учреждений социального обслуживания и медицинских организаций предусмотрено также в рамах реализации мероприятия по доставке лиц старше 65 лет, проживающих в сельской местности, в медицинские организации.
20 һәм 21 майда Казанда һәм Болгарда Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган уникаль яктылык тамашасын күрергә була. 20:00 дән Казан Кремле стеналарында, шулай ук Болгардагы Ак мәчеттә дә матур тамаша булачак.
Сүз мәгълүматны эшкәртү үзәге, роботлаштырылган кунакханә кебек инициативалар турында бара. «Иннополис» МИЗның яңа проектлары Татарстанда 20 мең эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Сүз мәгълүматны эшкәртү үзәге, роботлаштырылган кунакханә кебек инициативалар турында бара. Бу хакта "Иннополис" МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов Россия Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников белән очрашуда белдерде.
Бүген балалар сәнгать мәктәбе һәм МУП (Лаеш) хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Киселгән агачлар, куаклар һәм черегән чүп-чар өемнәре контейнер мәйданчыгын тутырды. Уртак көчләр белән ботакларны алдылар, чүп-чарны җыйдылар һәм тәртип урнаштырдылар.
Республикада аучылык ресурсларын аулау мөмкинлеге нормаларын расладылар. Тиешле карарга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. Ул 2023 елның 28 февраленә кадәр гамәлдә булачак. Карарда беркетелгән һәм һәркем өчен мөмкин булган аучылык җирләрен, шулай ук төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый (аучылык) заказникларын чыгару нормалары китерелгән.
Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет Россия Төзелеш министрлыгы ярдәмендә ел саен уздырыла торган #СпросиСтроитель конкурсының башлануы турында игълан итә.