Оператив штабның кайнар линиясенә халыктан шалтыратулар килә, махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында урамнарда кеше күп булуы борчый.
Президент республика шәһәрләрендә тиешле хезмәтләр тарафыннан патрульлек итүне көчәйтергә кушты.
Йорт ишегалларын төзекләндерү буенча президент программасының кайнар линиясе эшли башлады. "Безнең ишегалды» программасы сайтында https://dvor кtatar/docs/ Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт ишегалларының план-схемалары басылып чыкты. 10 апрельгә программа порталында республиканың барлык муниципаль районнарындагы 341 ишегалды территорияләре проекты барлыкка киләчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын - кыз депутатлар берләшмәсе агымдагы елның 14 апрелендә 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр үз-үзеңне изоляцияләү режимында авыр тормыш хәлендә калган
Россия Президенты Владимир Путин губернаторлар белән селектор киңәшмәсендә коронавирус пандемиясе вакытында россиялеләргә ярдәм итү өчен өстәмә түләүләр турында игълан итте.
Әйтик, апрельдән башлап өч ай дәвамында өстәмә түләүләр булачак:
Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә гражданнарның шәхесе таныклыкларын кимендә өч айга автомат рәвештә озайту механизмын эшләргә кушты. Бу хакта ул төбәк башлыклары белән киңәшмәдә хәбәр итте.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен аларның матди-техник базасын үстерү өчен грантлар бирүгә конкурс игълан итте.
"Грант акчаларын авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү, саклау һәм эшкәртү объектларын,
Россиядә «минем мәктәп-online» яңа платформасы эшли башлады, ул илнең барлык төбәкләре, шул исәптән интернетлары булмаган укучыларга дистанцион режимда белем алырга мөмкинлек бирә. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов «Өй сәгате» онлайн-марафоны вакытында трансляцияләнгән конференциядә хәбәр итте.
Татарстанда 9 апрельдә 15 градуска кадәр җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген республикада аязучан болытлы һава көтелә. Кайбер районнарда бераз яңгыр, төнлә һәм иртән юеш кар көтелә.
Россия Президенты Владимир Путин россиялеләрне үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә чакырды. Яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш мәсьәләләре буенча РФ субъектлары башлыклары белән киңәшмәдә дәүләт башлыгы коронавирус белән көрәштә гражданнар дисциплинасына бәйле, дип билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерү өчен грантлар бирүгә конкурс сайлап алуына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь суммасы 30 млн. сум тәшкил итәчәк. Крестьян (фермер) хуҗалыгының 2 елдан артык эш тәҗрибәсе мәҗбүри таләп булып тора.