ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Агымдагы елда Татарстан Республикасында 60тан артык авария хәлендәге торак бинадан кешеләрне күчерүне планлаштыралар. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгинга сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

Татарстанда Министрлар Кабинетының республикада яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турындагы карарын үз-үзеңне изоляцияләү чорында хәрби комиссариатларга барырга рөхсәт итүче пункт белән тулыландырдылар. Документка ТР премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

 


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина "Яңа Гасыр" телеканалында Татарстан халкын үз-үзеңне изоляцияләү режимына җитди карарга чакырды. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер өлкәннәр белән элемтәләрне мөмкин кадәр чикләргә кирәк.

Сигез ел эчендә Татарстанда урман янгыннары белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калуга ирешкәннәр. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

Кредит каникулларына хокукы булган ипотека кредитының максималь бусагасын ике миллион сумга кадәр арттырганнар. Илдә тулысынча үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертү аркасында керемнәре кимегән татарстанлылар әлеге ярдәм чарасына исәп тот

Татарстанда бирелгән санлы үткәргечләр саны 3 миллионнан артып киткән, 13 апрельгә республикада 900 меңнән артык кеше теркәлгән.

6 нчы максат — дачага чыгу/дачадан кайту-элеккечә иң популяр сорау булып кала бирә. Аны кулланучыларның 56,5% ы сайлый.

Татарстан хакимияте Мәскәү һәм Петербургтан килүчеләр өчен мәҗбүри самоизоляция турында таләпне таратты. Бу хакта карар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыкты.

Документ тексты нигезендә, күрсәтелгән ике шәһәрдән килгән кешеләр 14 көн дәвамында өйдә үз-үзеңне изоляцияләүне тәэмин итәргә тиеш, ә авыруның беренче симптомнары 

Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгының федераль белгечләре коронавирус белән көрәш буенча Татарстан тәҗрибәсен югары бәяләделәр. Республика Россия буенча рейтингта икенче урынны алды, Мәскәүдән генә калышып


13
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова «Безнең ишегалды» программасы буенча республика халкының сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк. Трансляцияне иртәгә, 14 апрельдә, «ВКонтакте» һәм «Одноклассники»социаль челтәрләрендә карарга мөмкин булачак. Башлана 14 сәгатьтә.

 

Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем көтелә. Тәүлекнең якты вакытында сизелерлек явым-төшем көтелми. Юлларда бозлавык хасил була.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International