Бүген Олы Кабан авылында яшәүче Анна Фадеевна Косарева туган көнен билгеләп үтә. Лаеш районында яшәүче хөрмәтле ханымны район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, Олы Кабан авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рәмис Илһамов котладылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эре төзелеш алып баручылары вәкилләре белән берничә очрашу уздырды. Очрашуларда Татарстан Республикасы РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, республика муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре катнашты.
Бу шимбә, 8 февральдә, Лаешның чаңгы базасында (Сәйдәшев ур., 4) массакүләм ярышлар узачак. Район халкы, төрле оешма, предприятие вәкилләре «Россия чаңгы юлы – 2020»гә кушылачак. Чара халык арасында спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Ярышлар сәгать 11дә башлана. 10.00-10.40 - катнашучыларны теркәү.
Сокурыда район җитәкчесе Илдус Зарипов катнашында авыл җирлеге халкы белән очрашу узды. Узган елгы эшкә йомгак ясалды, агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Җирлек территориясендә «Сокуры» сәнәгать паркы эшли, анда хәзерге вакытта 15тән артык резидент бар. Үзсалым программасы буенча юлларны төзекләндерү эшләре башкарылган. Торак пунктларны төзекләндерү буенча эш алып барылды
Лаешта «Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру»темасына семинар-киңәшмә узды. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыкларына һәм вәкилләренә ярдәм чаралары турында сөйләделәр. Чара Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм «Россельхозбанк» ТРФ директоры Ләлә Кудерметова катнашында узды.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган сайтында 100.tatarstan.ru республиканың күренекле эшлеклеләре өчен тавыш бирү бара. «Үз якташың өчен тавыш бир!» рубрикасында республиканың һәр районыннан 45 кандидатның берсе өчен тавыш бирергә мөмкин. Алар арасында безнең Герой - Марат Әхмәтшин да бар (1980-2016). Офицер, артиллерист, Сириядә сугыш хәрәкәтләре вакытында һәлак була.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе республика районнарында яшәүче гражданнар өчен күчмә консультацияләр үткәрүне яңадан башлап җибәрә. Гамәлдәге практика буенча территориаль бүлекләрдә гражданнарны Идарә җитәкчесе урынбасарлары кабул итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елда «Яшьләрнең социаль-икътисадый инициативалары» Гомумроссия иҗтимагый берләшмәләр берлеге яшьләрнең авторлык проектларына һәм мәгариф өлкәсендәге проектларга «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия конкурсын уздыра.
Габишево авылында яшәүче Анна Андреевна Германова үзенең 101 нче туган көнен билгеләп үтте.
Лаеш районында яңгыр, кар һәм бозлавык көтелә.