Казан шәһәренең "Батыр" спорт комплексында Кумитэ һәм Ката буенча "Сөембикә кубогы" дигән каратэ кагыйдәләре буенча Татарстан Республикасының Ачык төбәк турниры узды.
Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча агымдагы елда 65,7 км озынлыктагы төбәк автомобиль юллары участокларын ремонтлаячаклар.
14 февральдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Лаеш шәһәре, Чернышевский ур., 23 адресы буенча «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Лаеш җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү булачак. Гражданнарның сорауларына алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкийның ярдәмчесе җавап бирәчәк.
Олы Кабан халкы белән очрашу Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина катнашында узды.
2019 елда Олы Кабан авыл җирлеге территориясендә “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә Ворлдскиллс стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Лаеш районында гражданнарны кабул итәчәк. Очрашу 14 февральдә 12.00 сәгатьтә Лаеш шәһәре, Первомайская урамы, 39 йорт адресы буенча узачак. 8 (84378) 25727 телефон номеры буенча алдан язылып кую сорала.
Гөлнара Камалова-Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге Лаеш 2 нче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы татар теле буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы призеры булды. Призерны әзерләгән өчен аның остазы – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Газизуллина да бүләкләнде.
Бүген Лаеш районы пенсионерлары арасында шашка һәм шахмат буенча темпо турнирының беренче этабында җиңүчеләр Яшел Үзәндә узачак зона этабына юл тотачак. Сайлап алу туры бер атна элек «Кама» спорт-сәламәтләндерү комплексында узды. Турнирны «Россия Пенсионерлар берлеге»
Бүген Лаештан үзмәшгуль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «ТАССРның 100 еллыгы» чигүле сөлгеләр тәкъдим итте. Ул КФУда ТР Икътисад министрлыгы коллегиясе кысаларында оештырылган күргәзмәдә катнашты.
Лаешта яшәүчеләр белән очрашу узды, анда 2019 елга йомгак ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр. Чара Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина катнашында узды.
2019 елда 696 метр асфальт, 1800 метрдан артык вак таш җәю буенча юл эшләре башкарылды. Җыелган үзара салым һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан финанслауда Сосновая урамнарына вак таш җәелде. Производство урамы буенча күперне ремонтлау, Иске Пристань авылы - Пристанская урамы суүткәргечен каплау эшләре башкарылды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2019 елның гыйнвар-декабрь айлары өчен республика муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айлык рейтинг әзерләде. Элеккечә үк Казан, Әлмәт һәм Лаеш алда бара. 2020 елның 1 гыйнварына республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,54% тәшкил итә. 35 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән түбән.