ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Ел саен Россия Пенсия фонды сайтында Гражданның шәхси кабинетына кушылучылар һәм дәүләт хезмәтләрен электрон формада алучылар арта.  Пенсия фонды сайтында һәм ЕПГУ аша шәхси кабинетның электрон сервислары аша бирелгән гаризалар саны 2018 елда 3 тапкыр артты һәм 343 меңнән артып китте, ягъни Татарстан Республикасында Пенсия фонды хезмәтләре өчен мөрәҗәгатьләрнең гомуми санының 80% проценты.

22-24 февральдә Арча һәм Биектау районнарында чаңгы туризмы буенча РТ укучылары арасында 3нче Туриада исәбенә 49 нчы республика ярышлары-слеты үтте.


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена килүче туристлар өчен якшәмбе көн турының популярлыгы елдан-ел арта.

Мәктәпнең “Көмеш” коллективын (8-9 сыйныф укучылары) "Музыка родного языка" фестиваль-конкурсында җиңү белән котлыйбыз. Җитәкчеләре Сабанаева Валентина Михайловна. 

1 сыйныф укучылары "Умелые ручки" өстәмә белем бирү берләшмәсендә үз куллары белән менә шундый кызыклы бүләкләр әзерләделәр. Берләшмәнең җитәкчесе Корчагина Евгения Руслановна.

Ташкирмән урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Сержанова Инга КФУда "Объединяя языки и культуры" IV республика лингвистик форумында катнашты.

19-21 февральдә Хәерби урта мәктәбе командасы “КӨРӘШ” буенча ТР беренчелегендә катнашты, ул Биектау районында “Сабантуй” журналы призларына 2003-2004, 2005-2006 елгы үсмерләр арасында үтте. 70 кг авырлык категориясендә мәктәпне тәмамлаган Маннапов Инсаф 3 урын алды.

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Туган тел атнасы кысаларында Хәерби урта мәктәбендә бу көнгә багышланган чаралар үтте. 

22 февральдә Лаеш шәһәре мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы булды.


22
февраль, 2019 ел
җомга

Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты хәбәр итә, «Ежегодная общественная премия «Регионы – устойчивое развитие» (алга таба – Конкурс) инвестиция проектлары конкурсы кысасында төбәк инвестиция проектларын сайлап алуның язгы этабы башлануы турында хәбәр итә. Ул “Россия саклык банкы” ПАО, «Банк ВТБ» ПАО һәм «Россельхозбанк» АО тарафыннан расланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International