Ел саен 21 февральдә Туган тел көне билгеләп үтелә. Бу датага Рождествено авыл җирлеге китапханәсе хезмәткәре Ю.М.Симонова һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Ю.Ю.Качалкина, Л.В.Хәсәнова кече яшьтәге мәктәп балалары өчен "Пока язык храним, и в слове зреет свет!" танып белү сәгате үткәрделәр.
Бүген Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү алдыннан кызыксынулар буенча «Жить как все» клубында «Дорогою добра» отряды волонтерлары һәм «Серебряный возраст» волонтерлары белән берлектә чираттагы чара үтте.
Лаеш муниципаль районы “Алтын көз” КЦСОН» ГАУСО базасында территориаль үзидарә органнары вәкилләренең өлкән яшьтәге гражданнарны дарулар белән тәэмин итү һәм медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча социаль хезмәткәрләр белән очрашуы оештырылган.
21 февральдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Лаеш районында булды. Ул район Советының 2018 ел йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар буенча XXVII сессиясендә катнашты.
Халыкара туган тел көне кысаларында, бүген, 21 февральдә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена өлкән буын кешеләре чакырылды.
«Язык – есть исповедь народа» - шул исем астында Үзәк балалар китапханәсенең уку залында Халыкара туган тел көненә туры китереп кәргәзмә-карау оештырылган. Һәр халыкның үз туган телен данлаучы, аның бөеклеген, акыллыгын һәм матурлыгын күрсәтүче язучылары һәм шагыйрьләре бар.
«Язык народа – это феномен порядка: каждый язык – достояние общечеловеческого гения. Мы не вправе пренебрегать ни одним языком, какому бы народу он ни принадлежал, на какой ступени развития ни находился».
Ч. Айтматов
Бүген, 20 февральдә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее хезмәткәрләре тарафыннан ел саен 21 февральдә билгеләп үтелүче Халыкара туган тел көненә багышланган «Язык свой – это честь» күчмә чарасы үткәрелде. Чара “Лаеш шәһәренең 1нче гимназиясе” МБОУның башлангыч сыйныфлар укучылары өчен үтте.
18 февральдә район Советының зур залында Роспотребнадзорның ТР идарәсенең Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары территориаль бүлегенең 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар
18 февральдә Хәерби мәктәбендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 30 еллыгына багышланган концерт-конкурс үтте.
Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан Хәерби мәктәбендә «Тамчы-шоу» ярышы үткәрделәр.