ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

7 февраль – Татарстан Гербы расланган көн. Безнең Герб нәрсәне аңлата соң? Мифология буенча кызыл төстәге чыгып килүче кояш туучы тормышны, уңышны, үсеш һәм бәхетне аңлата. Канатлы барс уңыш Алласын символлаштырган, крайны канат астына алып торган дип саналган.

МФЦ Пенсия фонды белешмәләр бирә

Пенсия фонды идарәсе гражданнарга кредит алу өчен (6 ай алдан) пенсия күләме, Индивидуаль лицивой счет торышы, социаль хезмәтләр җыелмасы сыйфатында дәүләт социаль ярдәменә хокук турында белешмәләр алу өчен “Мои документы” күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә. Ул Лаеш шәһәре, Лебедева урамы, 55 йорт адресы буенча урнашкан, тел. 2-90-28.


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле район халкы! Бүген Урта Девятово һәм Татар Янтыгы авыл җирлекләрендә отчет сессияләре үтәчәк. Аларда район башлыгы Михаил Афанасьев катнаша. Гражданнар җыены барышында сез район башлыгына һәм тормыш тәэмин итү хезмәтләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачаксыз.


6
февраль, 2018 ел
сишәмбе

25 Октябрь исемендәге поселок мәктәбендә Александровка авыл җирлеге Советының отчет утырышында катнашты. Анда район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. Гражданнар җыены алдыннан ул җирлек территориясендә җитештерелүче продукция күргәзмәсе экспозициясен карады, шулай ук кулдан эшләнгән эксклюзив киемнәр ясау белән шөгыльләнүче авыл мәктәбе укучылары белән аралашты.


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы булды. Татарстанда 4 февральдән 5 енә кадәр һава шартлары начар булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителгән. Якшәмбе киченнән республиканың күп районнарында көчле җил һәм буран күзәтелә. 4 февральдән Лаеш районы юлларында 30 берәмлек техника эшли. Тораклар арасындагы юлларга аерым игътибар бирелә. Лаеш шәһәре коммуналь хезмәтләре дә кар чистартуны оператив рәвештә үткәрәләр. Бүгенге көнгә кадәр район буенча 4900 мең тонна ком-тоз кушылмасы чәчелгән.

“Эколенок” клубы катнашучылары Рождествено авылы китапханәсе китапханәчесе Ю.М.Симонова белән бергә "Помоги птицам" акциясе үткәрделәр. Кыш дәвам итә, безнең кече туганнарыбызга ярдәм таләп ителә. Балалар чираттагы мәртәбә җимлекләр ясадылар һәм аларны паркка урнаштырдылар. Кошлар ашханәсе үзенә килгәннәрне сало, көнбагыш һәм ярмалар белән сыйлап каршы алырга бик шат. Читләтеп үтмәгез, безнең паркның канатлы кунакларына ярдәм итегез!     

 


3
февраль, 2018 ел
шимбә

Район Советының зур залында Лаеш район Советының социаль мәсьәләләр, ветераннар һәм яшьләр эшләре буенча даими депутатлар комиссиясеутырышы булды. Анда район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаева катнашты.


2
февраль, 2018 ел
җомга

Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев авыл җирлекләрендә булды. Аерым алганда, ул Татар Янтыгы, Мирәтәк Һәм Чирпы авылларына барды. Татар Янтыгында район башлыгы эшмәкәр Константин Андрияшин эшчәнлеге белән танышты. Эшмәкәр агач аслыклар эшли. Аның сүзләре буенча, эшчеләр бер көндә 200 берәмлек продукция җитештерәләр. Аларның һәркайсын 200 сумнан саталар. Предприятиедә 10 кеше эшкә урнаштырылган. Михаил Афанасьев эшмәкәрнең инициативасын хуплады һәм яңа проектка уңышлар теләде.

Л.Н.Толстойның тууына 190 ел тулуга багышлап балалар уку залында "Великий Лев Толстой" китап күргәзмәсе оештырылган. Беренче бүлек - "Страницы большой жизни" язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйли. "Роман - эпопея" бүлегендә "Война и мир" романы һәм аның турында әдәбият тәкъдим ителгән.

Бүген Казан шәһәренең «Олимпиец» спорт комплексында Татарстан Республикасы балалар йортлары һәм интернат мәктәпләре командалары арасында футбол буенча "Будущее зависит от тебя" ачык бөтенроссия ярышларының I этабы үтте. Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләр әлеге турнирда катнашты, аның нәтиҗәләре буенча безнең балалар өченче урын алды. Аларга кубок, медальләр һәм “Мегафон” компаниясеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Афәрин!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International