“Лаеш интернат мәктәбе” ГБОУ базасында «Инвалид балалар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларның нәтиҗәле һөнәр сайлавын үстерү» темасы буенча коррекция мәктәпләре директорларының республика киңәшмәсе булды
Бүген Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары, юстиция полковнигы Владимир Циома Лаеш шәһәрендә гражданнар кабул итте.
31 гыйнварда, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музей-тыюлыгыннан «Н2О – Реки Татарстана» дигән күчмә күргәзмәне ачу булды. Ул Татарстанның зур һәм кече елгалары турында сөйли. Күргәзмәдә 15 елга тәкъдим ителде. Һәр елга үзенең килеп чыгышы буенча уникаль. Мәсәлән, Карла елгасы (Буа районы) янында метеорит төшүдән барлыкка килгән кратер бар.
Информацион технологияләр гасырында балалар Интернет белән бик иртә танышалар. Әмма шуны онытмаска кирәк: Интернетка чыгу мөмкинлеге бирүче төрле гаджетларның уңай яклары гына түгел, тискәре моментлары да бар. Интернет ышанычлы ярдәмче һәм дус булсын өчен аннан файдалануның берничә кагыйдәсен белергә кирәк.
Үзәк китапханәдә Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр өчен шундый исем астында Владимир Семенович Высоцкий тууга 80 ел тулуга багышланган музыкаль-шигъри кичә үтте.
2018 елның 1 февралендә Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары, юстиция полковнигы Циома Владимир Николаевич түбәндәге адрес буенча гражданнар кабул итәчәк: Лаеш шәһәре, Беренче май урамы, 39 йорт (администрация бинасы). Алдан язылу 8(84365)32884, 8(84365)32880, 8(843)2217414 телефоннары аша.
Бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Лаеш районына килде. Ул башта Лаеш шәһәрендә гражданнар кабул итте, аннан соң районның социаль өлкәсе хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды.
Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев “Россия почтасы” логистик почта үзәге төзү буенча проектны тормышка ашыруга өлеш керткән өчен Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Рәхмәте белән бүләкләнде. Бүләкне ЛПЦны эшләтеп җибәрү тантанасы вакытында РФ элемтә министры Николай Никифоров тапшырды.
Бүген Лаеш районында “Россия почтасы”ның логистик үзәге эшләтеп җибәрелде. Чарада РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, “Россия почтасы”ның генераль директоры Николай Подгузов, Россия ФТСы җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Давыдов һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
26 гыйнварда Державино авылы китапханәсендә Державино мәктәбенең 7-8 сыйныфлары укучылары өчен «Я люблю читать, а вам слабо?» мавыктыргыч уены үткәрелде.