Район башлыгы Михаил Афанасьев Дятлово авылында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан Романычев Михаил Ивановичта булды. Ул аны Җиңүнең 72 еллыгы белән котлады, аңа ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан һәм үзеннән открытка
Имәнкискә авылы китапханәсе саф һавада "За природу в ответе и взрослые и дети" экология дәресе үткәрде. Балалар теләсә кайда буш тартмалар һәм чүпләрне ташларга ярамавы, моның өчен контейнерлар барлыгы, коры үлән һәм ботакларны ягарга ярамавы, югыйсә моның аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуы турында мәгълүмат алдылар. Табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, аларны сакларга кирәк. Китапханәче конкурслар оештырды һәм балалар вакытны файдалы һәм күңелле үткәрделәр.
Хәерби балалар бакчасында китапханәче Ф.И.Шәйхиева белән берлектә "Котлы булсын Тукай бәйрәме!” әдәби-музыкаль композиция үткәрделәр. Залны плакатлар, әкият иллюстрацияләре, Г.Тукай портретлары белән бизәделәр. Чараны “Тукай абый” җыры белән ачтылар. Аннан соң җырлар, шигырьләр, әкиятләр яңгырады. “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләрен, “Бала белән күбәләк” шигырен куйдылар. Бу чарага балалар бик тырышып һәм бик теләп әзерләнделәр. Ахырда китапханәче балаларга төрле уенчыклар бүләк итте.
Якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Рождествено авылы китапханәсе "Строки опаленные войной" китап күргәзмәсе оештырган. Күргәзмәдә сугыш, безнең сугышчылар батырлыгы турында китаплар, шулай ук авылдаш ветераннарының фотографияләре тәкъдим ителә. Без җирдә яшәүче бар кешегә тынычлык һәм бәхет бүләк иткән геройларга рәхмәтле!
“Музей язы” акциясе кысаларында 26 апрельдә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда “Барысы да мәхәббәттән башлана...” шигърият кичәсе булды. Очрашуда өлкән буын кешеләренә мәхәббәтнең төрле формалары: әти-әни мәхәббәте, эшкә мәхәббәт, ватанга мәхәббәт һәм ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мәхәббәт турында сөйләделәр. Кунаклар белән бергәләп мәхәббәт темасына шигырьләр укылды һәм җырлар җырланды.
Столбищеның "Сказка" балалар бакчасында Г.Тукай туган көненә багышланган бәйрәм булды. Атаклы авторның әсәрләре буенча костюмлаштырылган матур тамаша барлык балаларны һәм балалар бакчасы хезмәткәрләрен кызыксындырды.
Лаеш техник-икътисад техникумы командасы ТРның урта һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында республика спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышларда 3 урын алды.