Ташкирмән мәктәбенең 1 сыйныфында сыйныф җитәкчесе Габидуллина Альмира Илгиз кызы Җиңү көненә багышланган «Поклонимся великим тем годам» сыйныф сәгате үткәрде.
2017 елның 29 апреленнән 9 маена кадәр Столбище мәктәбенең составында Булкин П.Н. җитәкчелегендәге укучылары һәм студентлар булган “Отечество” командасы Мясной Бор авылы янында бөтенроссия Хәтер вахтасында катнашты.
9 майда Лаеш шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары үтте. Иртән район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан Фёдор Фролов “Җиңү бакчалары” Бөтенроссия акциясе кысасында Лаеш районының 1 гимназиясендә алмагачлар аллеясе утырттылар. Аларга уку йорты укучылары да кушылды. Әлеге гимназиядә ветеран 1970нче елларда директор булып эшләгән.
Бүген Лаеш районының мөселман мәхәлләсе лидерын – мөхтәсибне сайлаулар булды. Лаеш шәһәренең үзәк мәчетендә район авыл җирлекләреннән имамнар җыелды. Алар бертавыштан мөхтәсиб урынына Равхат хәзрәт Гатауллин кандидатурасы өчен тавыш бирделәр. Чарада ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев һәм район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров катнашты.
Урта Девятово мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Елена Николаевна "Айтматовские чтения" II халыкара фәнни-практик конференциядә 2 дәрәҗә диплом алды. Елена Николаевнаны котлыйбыз һәм киләчәктә иҗади уңышлар телибез!
Ташкирмән мәктәбендә “Үлемсез полк” акциясенә әзерлек бара. Мәктәп китапханәчесе Киселева Ирина Андреевна укучыларны Георгий лентасыннан матур брошьләр ясарга өйрәтә. Ул осталык сәгатьләре үткәрә. Боларның барысын да сабырлыгың җитсә үзең ясарга мөмкин.
5 майда, Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда өлкән буын кешеләре өчен “Сугыш кайтавазы” чарасы үтте. Лаешның 2нче мәктәбе агитбригадасы чыгышы очрашуның башы булды.
Пәрәү авылы китапханәсе китапханәчесе Р.Ф.Кәримова социаль хезмәткәр һәм мәктәп укучылары белән берлектә тыл хезмәтчәне Шәрәфиева Саимәне Җиңү көне һәм туган көне белән котлады. 5 майда аңа 87 яшь тулды.
Нет, не забыть о той войне,
Прошедшей, уже в прошлом веке.
Она в тебе, она во мне,
Как в каждом русском человеке.
И. Никитина
Үзәк китапханәдә фашист Германиясен Җиңүнең 72 еллыгына багышланган "Не померкнет летопись Победы"китап күргәзмәсе оештырылган. Анда сугыш башлану, Совет халкының бөек батырлыгы, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар турында әдәбият тәкъдим ителгән.
Сокуры авылы мәдәният йорты, авыл китапханәсе һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре "Георгий лентасы" акциясе үткәрделәр. Авыл китапханәсе китап укучысы Зарипов Булат "Георгий лентасы" акциясендә бик теләп катнашты. Булат Фәттах улы 1937 елда туган гаиләдә 12нче бала булган һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган өч абыйсына үлем хәбәре килгәнен бик яхшы хәтерли.