Бүген Казанда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең модульле методик семинар-киңәшмәсе булды. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камылтанов катнашты. Чарада шулай ук район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм “Бердәм Россия” партиясенең Лаеш районындагы җирле контроль комиссиясе рәисе Лариса Плеханова булды.
Башлангыч мәктәптә Ташкирмән мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен "Чернобыль-зона отчуждения" сыйныф сәгате үтте. Максатлары: 1. Чернобыль АЭСындагы авария үрнәгендә экологик фаҗиганең зурлыгын күрсәтү. 2. Тирә-яктагы табигатькә карата җаваплылык хисе һәм патриотизм тәрбияләү. 3. Актив тормыш позициясе булдыру. 4. Кешеләр кайгысын кайгырта белү һәм аларның ил тормышына керткән өлешен лаеклы бәяләү хисе тәрбияләү.
Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Лаешның 2нче мәктәбенең 5 һәм 6 “а” сыйныфы укучылары өчен татар шагыйре Г.Тукай туган көнгә багышланган “Тукай шигърияте – илһам чыганагы” туган якны өйрәнү сәгате үткәрделәр.
22 апрельдә ЗАГС бүлеге коллективы ЗАГСның элекке начальнигы Лидия Ивановна Архипованың өенә барып, аны үзидарә көне һәм язгы игелек атнасы белән котлады. Аңа нык сәламәтлек һәм иминлек теләп, истәлекле фото һәм бәйләнгән җылы бүләк тапшырдылар.
“Музей язы” акциясе кысаларында, 24 апрельдә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда “Җир көне” чарасы үткәрелде. Лаешның 2нче мәктәбе укучыларын планетабызның экологик проблемалары һәм аларны чишү юллары белән таныштырдылар. Чара азагында, материалны ныгыту өчен, музей хезмәткәрләре “Әйләнә-тирә мохитне саклау” темасына викторина үткәрделәр.
Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендә «Весенняя неделя добра - эстафета добрых дел» #ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында ЛТЭТ студентларыннан торган «Дорогою добра» отряды волонтерлары һәм «Серебряный возраст» волонтерлары катнашында түгәрәк өстәл шундый исем астында үтте.
Бүген «Весенняя неделя добра – эстафета добрых дел» акциясе «Экологик уикенд» девизы астында үтә.
Әлеге көн кысаларында социаль хезмәткәр Надежда Артемьева һәм Урта Девятово мәктәбе укучылары үз авылларының экологик проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү буенча акция үткәрделәр.