ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2017 ел
җомга

13 апрельдә район башлыгы Михаил Афанасьев авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Мотыйгуллин һәм Лаеш районы авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән берлектә Марий Эл Республикасы Волжск районы«Эмеково» ЧҖҖ хуҗалыгына барды. Визит барышында җитәкчеләр терлекчелекнең сөтчелек тармагын нәтиҗәле алып бару, терлекләрне асрау һәм ашату технологияләре, продуктның үзкыйммәтен киметү мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклаштылар.


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Район Советының зур залында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитетының һәм Россия Федерациясенең "Обеспечение доступным и комфортным жильем и коммунальными услугами граждан Российской Федерации" Дәүләт программасын гамәлгә ашыруга контрольлек итү буенча комиссиянең уртак күчмә утырышы кысаларында түбәндәге темаларга “түгәрәк өстәл” үтте:

Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Лаешның 2нче мәктәбе тарафыннан оештырылган, Лаеш районы оешуның 90 еллыгына багышланган "Листая страницы истории Лаишевского края" конкурсында катнашкан район мәктәпләре китапханәләре китапханәчеләрен, укытучыларын һәм укучыларын бүләкләү булды. Конкурста катнашучыларга музей буйлап экскурсия оештырылды, аларны музей фондларында сакланучы раритет басмалар белән таныштырдылар. Чара азагында Лаешның 2нче мәктәбе укучылары үзешчән сәнгать номерлары белән чыгыш ясадылар.

ЗАГС бүлеге начальнигы Лаешның 2нче мәктәбе 10 сыйныф укучылары белән никах һәм гаилә мөнәсәбәтләре турында ачык дәрес үткәрде. Сыйныф җитәкчеләре Татьяна Викторовна Нохратская белән бергә укучылар мәгълүматны игътибар белән тыңладылар. Дәрес барышында укучылар гаилә һәм балаларга кагылышлы сораулар бирделәр. Ә ахырда укучыларга үзләренең туу турындагы язмалары белән танышу мөмкинлеге бирелде.

2017 елның 10 апрелендә ЗАГС бүлегендә көннең беренче яртысында 5 яңа туган бала теркәлгән. Аларның икесе малайлар – Рафаэль, Матвей һәм 3 кыз – Дина, Изабелла, Әминә. ЗАГС бүлеге белгечләре бәхетле әти-әниләргә балалары туу турында таныклык тапшырдылар һәм гаилә бәхете, иминлек, йортларына игелек теләделәр.

11 апрельдә Ташкирмән мәктәбенең 1-4 сыйныфлары укучылары арасында «Знатоки природы» турниры үткәрелде. Әлеге чараның максаты: җанлы һәм җансыз табигать турында белемнәрне ныгыту һәм киңәйтү, табигатькә мәхәббәт уяту, экологик культура тәрбияләү, интерактив характер бирү исәбенә укыту процессын оптимальләштерү.

 

Комлы Ковали балалар бакчасында авыл китапханәсе китапханәчесе Космонавтика көненә багышланган танып-белү сәгате үткәрелде. Мәктәпкәчә яшьтәгеләрне искиткеч «Малышам о звездах и планетах» китабы белән таныштырдылар. Алар шулай ук йолдызлар турында күп нәрсә белделәр, Киек каз юлы галактикасында булдылар, кояш системасы планеталарына бардылар. Һәм барысы бергә шундый нәтиҗәгә килделәр: беренче космонавт Ю.А.Гагарин җирне космостан күргәндә: “Ул нинди матур!” дип сокланганда хаклы булган.


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан халыклары съездына туры китерелгән “Татарстан – безнең уртак йортыбыз” этномәдәни эстафетаны оештыру һәм үткәрү кысаларында 2017 елның 13 апрелендә 9.30 сәгатьтә Үзәк китапханәдә язучылар – Фоат Галимуллин, Ольга Левадная – 2007 елда Державин премиясе лауреаты, Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу була. Теләге булган һәркемне чакырабыз!

11 апрельдә Державино авылы китапханәсендә мәктәп укучыларының тыл хезмәтчәне Хәбибуллина Мәрьям Хәбибулла кызы белән очрашуы булды. Балалар ветеранның сугыш вакытының кыенлыклары турында сөйләвен игътибар белән тыңладылар. Алар күп сораулар бирделәр, сугыш турында шигырьләр сөйләделәр. Мәрьям Хәбибулла кызы сугыш еллары һәм тылдагы авыр хезмәт турында күз яшьләре белән сөйләде. Бу очрашу анда катнашучыларның барысында да дулкынлану һәм җылылык калдырды.

11 апрельдә Столбище авылы китапханәсе китапханәчеләре мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Белла Ахмадуллинаның тууына 80 ел тулуга багышланган чара үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International