11 апрельдә Столбище авылы китапханәсе китапханәчеләре мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Белла Ахмадуллинаның тууына 80 ел тулуга багышланган чара үткәрделәр.
Лаеш ягы музее хезмәткәрләре Лаешның 2нче мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары өчен "Хлеб - всему голова" чарасы оештырды. Очрашуда балалар икмәкнең барлыкка килү тарихы, аның безнең өстәлдә ничек барлыкка килүе белән таныштылар.
Биектауда 8 апрельдә республиканың авыл районнары арасында шашка буенча ТР чемпионаты төгәлләнде.
Ярышларда 25 команда катнашты. Һәр команданың составы – 4 кеше, шул исәптән 3 ир-ат һәм 1 хатын-кыз. Лаеш районы данын Шәрәпов Рәшит, Жантимиров Амамбай, Шәрифуллин Фәрит һәм Шәрифуллина Гүзәлия яклады. Алар мөмкин булган 36 очкодан 19,5 не җыеп 7 нче гомумкоманда урынны яуладылар.
Лаешның үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан 1нче гимназиянең 4 “а” һәм 3 “б” сыйныфлары укучылары өчен "Я здоровье берегу - сам себе я помогу" сәламәтлек дәресе үткәрделәр.
Район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә ”эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте. Утырыш Санкт-Петербург шәһәре метросында теракт нәтиҗәсендә һәлак булганнарны искә алып бер минут тын торудан башланды.
Сокуры авылы китапханәсендә орден ияләре кичәсе булды. Аңа Лаеш районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы Нина Ефимовна Афанасьева һәм совхозның элекке директоры, Мактау билгесе ордены белән бүләкләнгән Әнәс Әлмөхәммәт улы Бәширов чакырылган иде.
5 апрельдә Лаешның мәдәният йортында Советлар Союзы Герое Кузнецов Борис Кириллович белән очрашу өчен мәктәпләр укучылары, техникум студентлары, педагоглар җыелды. Герой исемен ул 17 яшендә алган.
Шәһәр яшьләре тере тарих, легендар кеше белән аралашты. 90 яшендә дә Борис Кириллович оптимист булып кала, яшь буын белән зур патриотик эш алып бара.
Экологик тәрбия бирү айлыгы кысаларында туган авыл табигатен саклау максатыннан Урта Девятово мәктәбе укучылары социаль хезмәткәр Надежда Артемьева белән бергә Лаеш районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәт күрсәтә торган Бөек Ватан сугышында катнашкан Прасковья Федоровна Наумованың өенә бардылар.
Кунакта экология дәресендә укучылар авылның экологик проблемалары, Чишмәне яңарту турында фикер алыштылар, туган як табигатен торгызу турында уйлары белән уртаклаштылар.
5 апрельдә Габишевоның “Одуванчик” балалар бакчасы базасында«Современные подходы к организации образовательного процесса к контексте ФГОС» темасына азкомплектлы мәктәпкәчә белем бирү учрежениеләре тәрбиячеләренең методик берләшмәсе булды. Семинарда өлкән балалар белән “Сказка в сказке” УМК буенча интеграцияләнгән дәрес карадылар. Габишево балалар бакчасы педагоглары эксперименталь эшчәнлек буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Семинар эше уңышлы үтте, тәрбиячеләр педагогик осталык сенләре белән бүлештеләр.
Хуҗалыклар җитәкчеләре яз алдан килер дип фаразлаганнар һәм шуңа күрә техниканы әзерләүгә дә узган елга караганда күпкә алданрак керешкәннәр.