ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

17 апрельдә  Лаеш шәһәре мәдәният йортында инглиз телендә «School theatre» мәктәп театр коллективлары фестиваль-конкурсы булды. Ташкирмән мәктәбенең 7 сыйныф укучылары инглиз теле укытучысы Сержанова Светлана Махмудовна җитәкчелегендә анда катнаштылар һәм «За оригинальность режиссуры» номинациясендә җиңүче булдылар. Кызлар инглиз телендә «Little Red Riding Hood» - «Красная Шапочка» әкиятен күрсәттеләр. Афәрин!

Бүген, 19 апрельдә, Лаеш шәһәренең 1 гимназиясе укучылары өчен Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее хезмәткәрләре"Хлеб - всему голова" чарасы оештырдылар. Укучыларны икмәкнең килеп чыгышы тарихы, аның безнең өстәлгә килеп җитүе һәм икмәк җитештерүдә күпме көч һәм һөнәрләр катнашуы белән таныштырдылар. Интерактив дәресләр материалны ныгыту булды.

21 апрельдән 26сына кадәр Татарстанда «Музейная весна Татарстана-2017» республика акциясе старт ала. Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее түбәндәге чаралар әзерләде

 


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Лаеш районына "Лучший билингвальный детский сад-2017” грантын алуга конкурсның эксперт комиссиясе килде. Жирәбә нәтиҗәләре буенча безнең районны мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен “Усады прогимназиясе” коллективы тәкъдим итте. Нәтиҗәләр көтәбез!

“Алтын көз” комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ЛТЭТ студентларыннан торган «Дорогою добра» волонтерлар отряды белән берлектә «Весенняя неделя добра -эстафета добрых дел» #ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында Җиңү паркы территориясен эре чүп-чардан җыештыру буенча чараны шундый исем астында үткәрделәр.

Әлеге чараның максаты – үсеп килүче буынга истәлекле урыннарны һәм мәдәни мирасны саклауның кирәклеген искәртү, туган ягыбыз һәм Ватаныбызның мәдәни традицияләренә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

“Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк башкарма комитеты РФ Дәүләт Думасы депутатларының онлайн-кабул итүләре сериясен дәвам итә.

 


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Лаеш районында “Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы. Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе старт алды.

17 апрель “Ветераннар янәшәдә яши” девизы астында үтә. Кешенең иң төп сыйфаты – башкалар өчен дә кайгыра, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм кулы суза белү. Бу көнне Лаеш районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре үз кайгыртуларындагы кешеләргә торак биналарын һәм йорт яны территорияләрен генераль җыештырырга булышып нәкъ шундый кайгырту күрсәттеләр.

Игелекле эшләр эшләп социаль хезмәткәрләр үз карамакларындагы кешеләрнең тормышын җиңелрәк һәм шатлыклырак итәләр.


15
апрель, 2017 ел
шимбә

Ташкирмән мәктәбе педагог-китапханәчесе Киселева Ирина Андреевна «Листая страницы истории Лаишевского края» район конкурсында район укытучылары арасында “Әдәби иҗат “Тылсымлы каләм”. Шигърият” номинациясендә (татар телендә) 3 урын алды. Котлыйбыз!

Татарстан халыклары съездына туры китерелгән “Татарстан – безнең уртак йортыбыз” этномәдәни эстафетаны оештыру кысаларында Лаеш шәһәренең үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасының танылган язучылары: Фоат Галимуллин – әдәбият белгече, филолог һәм тәнкыйтьче; Ольга Левадная – шагыйрә, ТР һәм РФ язучылар берлекләре әгъзасы, ТРның Г.Р.Державин исемендәге әдәби премия лауреаты; Нәбирә Гыйматдинова – татар язучысы,

 

2017 елның 12 апреленнән башлап расланган график кысаларында составында дүрт кеше булган эксперт төркеменең бергәләп урыннарга барулары башланды. Төркем составында Зәйнуллина Г.А. – ЮХИ ДБУның әйдәүче белгече, Газизуллин М.И. – юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау буенча инспектор, мәгариф идарәсе методистлары Шакирҗанов З.Г. һәм Фәтхуллина Н.Н. Урынга баруның максаты – Лаеш районының белем бирү учреждениеләрендә балаларның юл-транспорт җәрәхәтләнүләре буенча профилактика эшен тикшерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International