Кадерле дуслар! Язучы Әлфия Саматның Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре турындагы "Иң көчлеләр" китабы дөнья күрде. Анда муниципаль районнар башлыклары, республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм аларның җитәкчеләре турында материаллар тупланган.
Район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләренең Лаеш районы оешуның 90 еллыгына багышланган “Звучи и процветай, Лаишевский край" фестивале дәвам итә. 14 декабрьдә сезне Лаешның район мәдәният йорты үзенең "Сердце культуры" отчет концертына чакыра.
Михаил Афанасьев яшь башкаручыларның "Татар моңы" халыкара телевизион конкурсында I дәрәҗә лауреат булган, Кече Елгадан Нурзидә Вәлиуллинага Лаеш районы башлыгы Рәхмәтен тапшырды. Аның җиңүе тагын шуның белән кыйммәт: ул бу югары бүләкне һөнәри артистка булмаган килеш алды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте
Лаеш шәһәренең балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр призлы урыннар алды. 10 декабрьдә Казанның “Ак-Барс” яшьләр үзәгендә "ЗВЕЗДНЫЙ БАРС - 2016" ачык Бөтенроссия балалар һәм яшьләр фестиваль-конкурсы үтте. Мария Опарина һәм Полина Алешина III дәрәҗә лауреатлар булды. Ирина Соловьева, Аскар Самигуллин һәм Софья Леонтьева дипломант исеме алды. Барлык балалар да - яшь педагог Анастасия Федосеева укучылары. Ул үзе дә Лаеш балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган.
11 декабрьдә Сокурыда 2005-2006 елгы егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча Лаеш районы ның ачык беренчелеге булды. Әлеге ярышта безнең район һәм Казан шәһәре спортчылары катнашты. Ярышларның төп судьясы Р.А.Насыйбуллин. Сокуры урта мәктәбе укучылары призлы урыннарны беренче тапкыр гына яуламыйлар.
Кадерле дуслар! 12 декабрьдә Лаешның район мәдәният йортына 3D кинотеатр килә!!! Зур экран, бик яхшы сыйфат, попкорн һәм кола!
Бу көнне 2003 елда коррупциягә каршы БМО Конвенциясенә имза куела. 9 декабрьдә белем бирү учреждениеләрендә коррупциягә каршы көрәш темасына чаралар үтә. Бүген 1нче гимназиядә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Зарина Каюмова катнашында коррупциягә каршы көрәш көненә туры китерелгән чара булды. Укучыларга тема буенча фильм күрсәттеләр. 1 гимназиянең 3 сыйныф укучысы Петрова Екатерина, сыйныф җитәкчесе Е.В.Маслова, үзенең коррупциягә каршы көрәш тематикасына ясалган рәсемен тәкъдим итте.
Лаеш шәһәрендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Две звезды» фестивале үтте. Анда 100дән артык кеше катнашты. Фестивальне оештыручы Зөһрә Лезина аны үткәрүдә ярдәме өчен Лаеш муниципаль район башлыгы Михаил Афанасьевка рәхмәт белдерә.
Лаеш үзәк район хастаханәсенең участок педиатры Марина Егорова районның иң яхшы балалар докторы дип табылган. “Минем яраткан балалар табибым” республика конкурсында аның белән бергә бар Татарстаннан 980 табиб катнаша. Алар “Корстон”га чакырыла, анда аларга аквапаркка билетлар, дипломнар һәм 2017 елга календарьлар тапшыралар. Бу календарьларда үзләренең яраткан докторларын яклап ясаган балалар рәсемнәре һәм алар адресына фикерләр турланган.
Район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров һәм Лаеш муниципаль районы матбугат хезмәте җитәкчесе Рәсим Хаҗиев Имәнкискә авылында булдылар. Урта мәктәп базасында “Имәнкискә – әкияти шәһәрчек” проект-конкурсына әзерләнү һәм үткәрү буенча киңәшмә үтте.