Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге театрында яшь башкаручыларның “Татар моңы” халыкара телевизион конкурсы гала-концерты булды. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажында үтә. Анда район башлыгы Михаил Афанасьев та булды.
Музыкаль сәнгать иҗатының «ВОСТОЧНАЯ СКАЗКА» IV халыкара конкурс-фестивалендә ГАЛКИНА ПОЛИНА (Кабан авылы, укытучысы СУХАРЕВА ИЛСӨЯ ХӘСӘН кызы) һәм ФӘТТАХОВА ЗӘЛИЯ (Лаеш, укытучысы ФАТЫХОВА РОЗА САУБАНОВНА) I дәрәҗә лауреат булдылар. ДМИТРИЕВ БОГДАН һәм САФИУЛЛИН РАМАЗАН (Кабан авылы) II һәм III дәрәҗә лауреат исеменә лаек дип табылды. ЗӘЙНИЕВА МИЛӘҮШӘ (Лаеш) конкурс дипломанты булды.
ГЫЙНИЯТОВА АЗАЛИЯ (укытучысы Фатыхова Р.С.) «The lights of Kazan» заманча популяр музыка башкаручыларның VIII халыкара яшьләр музыкаль фестиваль-конкурсында II дәрәҗә лауреат булды.
Бүген Сокуры авыл җирлегенең авыл китапханәсендә Түгәрәк өстәл утырышы оештырылды, анда Сокуры авыл җирлеге башлыгы Анатолий Новиков, ветераннар советы рәисе Анна Колесникова, социаль хезмәткәр Гөлназ Галләмова һәм мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар катнашты. Утырышта мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар проблемаларына кагылышлы мәсьәләләр карап тикшерелде һәм авыл җирлеге башлыгыннан җаваплар алынды.
Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев “ТАТМЕДИА” АҖ һәм шәхсән аның генераль директоры Андрей Кузьмин башлаган “Язылу бүләк ит-2017” акциясен яклады. Район башлыгы Лаеш шәһәре почта бүлегенә махсус килде һәм Лаеш балалар йортын, интернат мәктәпне һәм инвалид балалар өчен тернәкләндерү үзәген балалар һәм үсмерләр газета-журналларына яздырды
Район башлыгы Михаил Афанасьев Польша татарлары берлегенең PR-белгече Мансур Адамович белән очрашты. Алар уртак хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Хәзерге вакытта якташыбыз Лондонда яши, әмма якын арада Татарстанга күчеп кайтырга планлаштыра, чөнки үз тормышын татарлар Ватаны белән бәйләргә тели. Моның өчен Мансур Адамович Лаеш районы территориясен сайларга уйлый.
Узган ялларда Казанда 2001 елгы һәм аннан яшьрәк балалар арасында “Ак Барс” көрәш клубы призларына көрәш буенча ярышлар үтте. Лаешның көрәш мәктәбендә тәрбияләнүчеләр аларда актив катнаштылар
“Халыкара инвалидлар ункөнлеге” кысаларында “Лаеш РГВО” ДБУ хезмәткәрләре районның дәүләт ветеринария хезмәтенең инвалид хезмәткәрләрендә булдылар. Очрашу вакытында бүләкләр тапшырылды, ветеринария өлкәсендә хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча консуль-тацияләр үткәрелде. Хезмәткәрләр, үз чиратларында күрсәткән игътибарлары һәм тапшырган бүләкләре өчен “Лаеш РГВО” ДБУ начальнигы О.В.Портновка зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Хөрмәтле Имәнкискә авылында яшәүчеләр! Яңа елга караган “Имәнкискә – әкияти шәһәрчек” махсус проект-конкурс старт алу турында хәбәр итүгә шатбыз.
Конкурсның асылы мондый – Имәнкискә авылының үзәк урамы буйлап (башка урамнарда да ярый) кар фигуралары һәм скульптуралары ясарга, аларны бар торак пунктның бизәге булырлык итеп бизәргә.
9 декабрьдә Комлы Ковали авылының “Дружба” спорт-ял үзәгендә Казан шәһәренең “Сәйдәш” мәдәни үзәгенең хатын-кызлар “Фантазия” джаз ансамбле концерты була. Чара 18.30да башлана.
Инвалидлар ункөнлегенең икенче көнендә Лаешның тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен ике чара үтте: үсмерләр өчен “Киләчәгем минем кулымда” социаль-психологик тренингы һәм әти-әниләр белән «Информационная доступность родителей в сфере социального обслуживания» темасына әңгәмә.