Районның авыл хуҗалыгында уртача айлык хезмәт хакы агымдагы елның 11 аенда 20952 сум тәшкил итте. Бу узган ел дәрәҗәсеннән 3 процентка югарырак һәм республика авыл хуҗалыгындагы уртача айлык хезмәт хакыннан 14 процентка югары. Хезмәт хакы буенча рейтингта район Тукай, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарыннан соң дүртенче урында. Иң югары хезмәт хакы районның “Ак Барс” кошчылык комплексы” ЧҖҖ кошчыларыныкы – 30100 сум, иң түбәне “Девятово” ЧҖҖ механизаторларыныкы – 11152 сум.
Район Советының Зур залында “Бердәм Россия” партиясенең Лаеш җирле бүлегенең XXVI отчет-сайлау конференциясе булды. 2016 елда җирле бүлек эшчәнлеге турында район башлыгы-“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге секретаре Михаил Афанасьев чыгыш ясады.
Бүгенге көндә районда 29 гаилә фермасы эшләп килә. Аларның 9ы югары технологияле. Аларда 50 миллион сумга продукция сатылган.
16 декабрьдә Лаеш муниципаль районында коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Ул җәмәгатьчелек һәм ММЧ вәкилләре катнашында үтте. Сәламәтлек саклау системасында коррупцияне киметү буенча эшләнгән эш турында доклад белән Елена Коробова – Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табибы чыгыш ясады.
Лаеш тернәкләндерү үзәге педагог-психологы Гүзәл Абдулкадыйрова тарафыннан эшләнгән “Уйный-уйный укыйбыз” психологик программасы социаль программаларның «Иҗат һәм инновация» II Республика конкурсы җиңүчесе булды.
Әлеге программа мавыктыргыч уен формасында инвалид балаларның когнитив функцияләрен коррекцияләү һәм үстерү мөмкинлеге бирүче психологик дәресләр үткәрүне күздә тота.
Бүген Лаешка "Бизнес-десант" килде. ТР икътисад министрлыгының эшмәкәрлекне яклау Үзәге белгечләре эшмәкәрлекне яклауның дәүләт программаларын кулланыпкече һәм урта бизнесны булдыру һәм үстерү турында өйрәтү семинары үткәрделәр.
Башкарма комитет житәкчесе М.В.Фадеев ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының “Регулирование рынка труда в Республике Татарстан" темасына коллегиясендә катнашты. Михаил Владимирович Лаеш муниципаль районында инвалидлар мәшгульлеге турында доклад белән чыгыш ясап кына калмады, ә халык мәшгульлегенә ярдәм чараларын гамәлгә ашыруны тәэмин иткән өчен министрлык Мактау грамотасын да алды.
Лаешның 3нче мәктәбе 8 сыйныф укучысы Азалия Гыйниятова заманча популяр музыка башкаручыларның VIII Халыкара яшьләр музыкаль фестиваль-конкурсында “Детское музыкальное творчество - эстрадный вокал" номинациясендә II дәрәҗә лауреат булды.
Бүген Казанда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында “Туризм лидеры” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Анда безнең районны Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина тәкъдим итте.
Кадерле дуслар! 18 декабрьдә Имәнкискә мәктәбендә 1999 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында Лаеш районы Сабантуйларында күп тапкырлар җиңгән батыр Ризван Рамазан улы Габдуллин истәлегенә багышланган көрәш буенча шәхси-команда ярышлары булачак.