ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

20-22 октябрьдә Казан шәһәренең “Ак барс“ көрәш сараенда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына көрәш буенча Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган XXI шәхси-команда республика ярышлары үтте. Анда Лаеш районы командасы гомуми исәптә 52 мөмкин булганнан 7 урынны яулады. Без спортчыларыбызны котлыйбыз!

Лаеш районында “Россия почтасы“ ФГУПның логистик почта үзәге төзелеше актив алып барыла. Ул “Казан“ халыкара аэропортыннан ерак түгел урнашкан. Аның мәйданы 36 мең кв.м. тәшкил итә, аларның 20 мең “квадраты“ склад биналарына бүленгән. 
 


24
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Кичә, 2016 елның 24 октябрендә, Казан шәһәре экскурсия фирмалары вәкилләре Лаеш муниципаль районына килделәр. Экскурсия фирмалары җитәкчеләре визитының төп максаты Лаеш ягы тарихы һәм әлеге юнәлештә туризм үсеше перспективалары белән танышу иде. Кунаклар Г.Р.Державин исеме белән бәйле мемориаль урыннар белән таныштылар. Экскурсия программасына Сокуры, Егорьево авылларына бару, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда, Лаеш шәһәренең Сугышчан дан музеенда булу кертелгән иде.  

Район Советының Зур залында кичә район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе“ киңәшмәсе үтте. Узган атнадагы оператив хәл турында РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Олег Бондарев сөйләде. Алга таба Россия федераль миграция хезмәтенең ТР идарәсе бүлек начальнигы Ленар Хәмитов киңәшмәдә катнашучыларны агымдагы елның тугыз аенда бүлек эше нәтиҗәләре белән таныштырды. Лаеш РУПСы начальнигы Марина Артемьева 2017 елның беренче ярты елына газетага язылу кампаниясе барышы турында сөйләде. Аннан соң район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров агымдагы елның 24 октябреннән 30ына кадәр район Советының һәм башкарма комитетының эш планын тәкъдим итте.
Киңәшмәнең икенче өлеше район җирлекләре башлыклары белән булды, анда да гражданнар мөрәҗәгатьләре карап тикшерелде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте  

Ял көннәрендә 1926 елда туган тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Банницына Надежда Михайловна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Җылы өй атмосферасында, Надежда Михайловна кызының, улының һәм ике оныгының кайгыртуы һәм игътибарында яши, Россия Федерациясе Президентыннан котлаулар һәм   Лаеш муниципаль район башлыгы Михаил Афанасьевтан бүләкләр тапшырылды.

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз“ халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге базасында МСРКның чираттагы утырышы булды. Утырышта профилактика системасы хезмәтләре, ОСПСиД белгечләре – участоклар кураторлары катнашты, алар вемомствоара исәптә торучы  гаиләләр турында сөйләделәр. 

Район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Лаеш районының Имәнкискә авылында яшәүче 100 яшьлек Вильдан Гарипов янында булдылар. Шуны әйтергә кирәк, ул Лаеш районында яшәүче йөз яшьтән узган бердәнбер кеше. 

Лаеш муниципаль районының Лаеш шәһәре яңа өйләнешүче Владимир һәм Аленаны оригиналь ысул белән котлады. Шәһәргә кергәндә экранда яшьләрне никахлашу көне белән котлау каршы алды.


21
октябрь, 2016 ел
җомга

Өлкән яшьтәге кешеләр интернет-чыганаклардан ерак торалар. Алдакчылар үз уеннарын танышу һәм виртуаль акчалар белән махинацияләр ясау белән генә чикләнмиләр. Алар реаль тормышта яшиләр һәм ышанучан яклаучысыз картларга күп начарлыклар эшлиләр. Өйләренә хәйрияче битлеге астында килеп, аларның соңгы акчаларын тартып алалар.
 

20 октябрьдә Державино авылында Сабантуй бәйрәме үткәрелә торган урынны төзекләндерү буенча чара оештырылды. Анда авылның бар учреждениеләре: башкарма комитет, мәктәп, авыл мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы, социаль яклау хезмәткәрләре һәм хәтта мәчеткә йөрүчеләр дә катнашты. Территориядә каен һәм чыршы үсентеләре утыртылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International