Ташкирмән мәктәбенең 9 сыйныф укучылары http://www.xn--d1abkefqip0a2f.xn--p1ai/index.php/eu-po-kiberzashchite сайтыннан видео-дәрес карадылар. Ул "Сетевичок" Интернет Порталы тарафыннан "Лига безопасного Интернета" НП белән берлектә бердәм иминлек дәресе өчен махсус әзерләгән. Сыйныф җитәкчесе интернет челтәрендә үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүматны үзенең класс почмагына да урнаштырды.
Бүген Имәнкискә урта гомуми белем бирү мәктәбендә Мәгариф һәм фән министрлыгының 13 нче октябрьдә чыккан 2096/16 санлы боерыгы нигезендә, 4, 6, 8 нче сыйныфларда татар теленнән диагностик тест узды. Тест офф-лайн режимында барды.
Кичә “Бердәм Россия“ партиясенең Лаеш җирле бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий ярдәмчесе Юлия Сафина гражданнар кабул итте. Беренче сорауны Татарстан Республикасының Лаеш районында педагоглар һәм китапханәчеләр иҗат төркеме әгъзасы, Имәнкискә мәктәбе китапханәчесе Кәүсәрия Гаянова бирде. Ул мәктәп китапханәсен яңа җиһазлар белән җиһазлауда иганә ярдәме күрсәтүләрен үтенде. Һәм бүген үк Михаил Сыровацкий әлеге мәсьәлә буенча уңай карар кабул итте.
27 октябрьдә Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее Лаешның 1нче гимназиясе 7 сыйныф укучылары өчен “Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне“ чарасы үткәрде. Еллар үтә, әмма безнең йөрәкләрдәге яралар төзәлми. Террор һәм ялган гаеп аркасында миллионнарча кешеләр һәлак булды, бар хокукларыннан мәхрүм ителде
Татарстанның Лаеш районы оешуга 90 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина Һәм район Советы һәм башкарма комитеты матбугат секретаре Рәсим Хаҗиев эшлекле визит белән Урта Девятово авыл җирлегендә булдылар. Аларны җирлек башлыгы Ольга Чумарова озатып йөрде. Визит махсус “Авыл тормышы“ проекты кысаларында оештырылды, аның барышында авыллар турында материаллар җыела. Монда исә аларның тарихына, социаль-икътисади торышына һәм кешеләренә акцент ясала. Җыелган мәгълүматлар нигезендә Лаеш районы турында китап чыгару планлаштырыла.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте
Бүген Лаешның тернәкләндерү үзәгендә тернәкләндерү үтүче балалар һәм үсмерләр арасында «Минута славы» талантлар конкурсы үтте.
Чара барышында яшь артистлар тамашачыларны искиткеч җырлары, биюләр куелышы, шигырьләрне тәэсире һәм сәнгатьле укулары белән шатландырдылар. Балаларның һәр чыгышы тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.
Габишево авылы китапханәсендә әдәби кичәдә “Китап сандыгы“ түгәрәгендә катнашучылар драматург һәм язучы Евгений Львович Шварцның тууына 120 ел булуны билгеләп үттеләр. Әкиятчене исән чагында ук гасырның иң яхшы драматургларының берсе дип атаганнар, ә үлгәннән соң аның исеме балачак, игелек һәм ярату символына әйләнә.
Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее Г.Р. Державин исеме белән бәйле мемориаль урыннар буенча туристик маршрут эшләде. Лидер-Казан туристлык фирмасы Татарстан Республикасының әдәби урыннары буенча маршрут оештырды. Һәр чәршәмбе саен Россиянең төрле төбәкләреннән туристлар Лаеш районына килә, аннан соң Чистай шәһәре белән танышалар.
Бүген Усады авылы янында Лаеш районы һәм Казан шәһәре чигендә урнашкан “Спортивная“ станциясе“ торак комплексы проектын тәкъдир итү булды.Чарада Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, ICL КПО ВС генераль директоры Виктор Дьячков һәм “Сувар девелопмент“ генераль директоры Андрей Мочалов катнашты.
19 ноябрьдә Лаеш шәһәрендә район мәдәният йортында күп кенә бөтенроссия һәм республика конкурслары лауреаты, вокал һәм фортепьяно классы буенча сәнгать мәктәбе укытучысы, безнең артистыбыз Анастасия Федосееваның "В кругу друзей" дип аталган сольный концерты була. Чара 19.00 дә башлана, керү ирекле. Программада аның укучылары чыгышлары да бар. Барыгызны да концертка чакырабыз!