9 сентябрьдә шәһәр халкы һәм кунаклар Собор мәйданында Лаеш шәһәре көнен билгеләп уздылар. Бәйрәм чараларында район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Рус торак пункты буларак Лаеш үзенең тарихын 1557 елдан башлаган һәм бүген аңа 459 яшь тулды.
Бүген, Лаеш шәһәре көнендә, Лаеш районының гражданлык актларын теркәү бүлегендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев тантаналы рәвештә 5 гаиләгә ана капиталына сертификатлар тапшырды.
Лаеш шәһәренең район мәдәният йортында Балык Бистәсе районы сәнгать үзешчәннәре катнашындагы концерт узды. Кунакларны район башлыгы урынбасары Илгизә Тимиршина сәламләде. Исегезгә төшерәбез, 7 сентябрьдә шундый ук концерт Лаеш районы артистлары катнашында Балык Бистәсендә үткән иде.
Хәерби авылында “Туган авылым” бәйрәме узды. Авыл җирлеге башлыгы Минзәлия Минбаева барысын да бәйрәм белән котлады, шулай ук авылның үсеше өчен күп көч түккән күп кенә авылдашларны атап китте. Аларга ул Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Мәдәни чараларны авыл клубы һәм китапханәсе әзерләде. Күңелле җырлар яңгырады, шигырьләр укылды, халык биергә генә торды.
Балык Бистәсендә мәдәни яктан тәҗрибә уртаклашу максатыннан Балык Бистәсендә Лаеш районы үзешчәннәренең концерты узды. Анда Нармонка, Сокуры, Урта Девятово, Кече Елга, Рождествено авылларыннан коллективлар, шулай район мәдәният йорты катнашты. Район хакимиятен район башлыгы урынбасары Илгизә Тимиршина тәкъдим итте, ә катнашучыларны район мәдәният йорты директоры Алмаз Якупов җитәкләде
Никольское авылында Россия Дәүләт Думасы депутатына кандидат Равил Хөснуллиның халык белән очрашуы булды. Анда район башлыгы урынбасары Илгизә Тимиршина катнашты. Равил Хөснуллин үзе, республика ирешкән нәтиҗәләр, үзенең планнары турында сөйләде. Авыл халкы аңа сорауларын да бирде. Равил Хөснуллин Бөтенроссия халык фронтының Татарстандагы бүлегенең Башкарма комиттеы җитәкчесе булып тора.
Алтын көз җитте. Барыбыз да эссе җәйне сагынып искә алабыз. Бүген Г.Р.Державин исемендәге Лаеш крае музеенда җәйге сезон ябылуга багышланган “Сау бул, җәй” чарасы оештырылды. Очрашуда өлкән яшьтәге кешеләр катнашты. Алар төрле конкурсларда катнашты, үзләренең яллары, сәяхәтләре турында һәм эзләре язган шигырьләр сөйләделәр.
Никольское авылында Яңа урам бәйрәме узды. Урамның 25 еллыгы белән халыкны җирлек башлыгы Эрнест Алеев котлады. 19 йортта төрле яшьтәге һәм һөнәр иясе булган 65 кеше яши. Бу урамда Лаеш районы Башкарма комитетының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе А.В.Рябинин,, “Волжский” совхозының элеккеге җитәкчесе И.А.Копцев, китапханә җитәкчесе Т.Г.Гурьянова, Трусовлар гаиләсе тора.
12 сентябрьдә Корбан бәйрәмен уздыру сәбәпле, СЗВ-М айлык исәп-хисабын тапшыруның соңгы көне булып 2016 елның 13 сентябре тора.
Район Пенсия фонды бүлеге
Белешмәләр өчен телефон: 2-57-95
Татар Саралысы авылында халык җыены узды. Халык белән очрашуга район башлыгы Михаил Афанасьев килде. Авыл җирлеге башлыгы Ильшат Мөбәрәкшин катнашучыларны быелгы 8 айда башкарылган эшләр белән таныштырды.