ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Ташкирмән авылында универсаль спорт мәйданчыгы һәм капиталь төзекләндерү эшләреннән соң авыл җирлеге Башкарма комитеты бинасы ачылу тантанасы булды. Чарада район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. Тантана алдыннан ул Башкарма комитет бинасын карап чыкты, монда шулай ук почта бүлекчәсе белән авыл китапханәсе дә урнашкан. Михаил Афанасьев мондый янәшәлекне хуплады, чөнки бер урында төрле юнәлештәге хезмәт күрсәтергә була. Шулай ук район башлыгы бина алдындагы җирлекнең дә төзекләндереләчәге хакында әйтте. Анда парковка төзү планлаштырыла.

 

Лаеш техник-икътисадый техникумы стундентлары өчен Үзәк китапханәдә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга багышланган интеллектуаль уен шулай атала иде. Алып баручылар яшь сайлаучыларның хокуклары һәм бурычлары, гражданнарның сайлауларда катнашу принциплары турында сөйләде. Аннары студентлар партия-командаларга бүленеп, сайлау алды агитация башлады. Катнашучылар алдында шундый бурыч куелды: партиягә исем, программа һәм эмблема уйлап табу. Һәр төркем үзенә электорат җыярга тиеш иде, күбрәк булган саен әйбәтрәк. Монда сайлау кабиналары, сайлау бюллетеньнәре өчен тартмачыклар да бар иде.  Уен нәтиҗәләре буенча “Тере Россия” партиясе җиңү яулады.

Клуб әгъзалары өчен театральләштерү элементлары белән “Мин – булачак сайлаучы!” дигән интеллектуаль- уен оештырылды. Уенны Акыллы Ябалак алып барды, ул балаларны сайлаулар белән, сайлаучының хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Урманда баш булып танылу өчен сайлауларда өч персонаж катнашты: хәйләкәр Төлке, явыз Бүре һәм Аю


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан Иван Николаевич Шкудовка 91 яшь тулды. Ул “Алтын көз” дигән халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплексы белгечләре карамагында тора. Ул Татарстан прокуратурасының атказанган эшлеклесе булып санала, 39 еллык эш стажының 28 елын прокуратурада эшләгән. Аңа “РСФСРның атказанган юристы” исеме бирелгән, “Хезмәт ветераны”, “Прокуратура ветераны” медальләре иясе.

Иван нИколаевичка без ныклы сәламәтлек, озын гомер, балалары һәм якыннарының мәхәббәтендә генә яшәвен телибез!

    

“Көзге изгелек атнасы” ихтыярый акциясе дәвам итә. Бүгенге көндә безне “Күңел өчен игелеклелек” көтә. Бу көнне Чирпы авыл җирлеге буенча “Алтын көз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре үзләренең карамагындагы кешеләргә авыл клубында “Чирпышечкалар” ансамбле катнашындагы концерт карауны оештырдылар. Ансамбль башкаруындагы җырлар тамашачыларның күңелен күтәрде.

Район мэдэният йортында Этнэ дэулэт драма театры Туфан Миннуллин эсэре буенча куелган "Мулла" спектаклен курсэтте. 

12 сентябрьдә ислам динендә иң төп бәйрәмнәрнең берсен – Корбан бәйрәмне билгеләп үттеләр. “Алтын көз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре үзләренең карамагындагы өлкән яшьтәге кешеләрне котларга онытмадылар. Авыл җирлекләрендә бу көнне бәйрәм табыны әзерләнде. Әлеге бәйрәм өлкәннәрнең йөрәгендә үзләре турында кайгыртучан яшьләр турында уңай тәэсир калдырачак.

Бүген Лаеш районы гражданлык актларын теркәү бүлегендә Лаеш шәһәрендә туган 200 бала теркәлде. аның исеме Эмиль. Бәхетле ата Марат  Хафиз улына бүлек хезмәткәрләре истәлекле фотолар өчен фотоальбом бүләк иттеләр.

Район башлыгы Михаил Афанасьев Каип авылындагы яңа мәчеттә булды. Ул гыйбадәтханәне карап чыкты, халык белән аралашты һәм барысын да Корбан бәйрәме белән котлады.

12 сентябрьдә барлык мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп узды. Шул хөрмәттән район башлыгы Михаил Афанасьев дин эшлеклеләре белән очрашты, анда район благочинные Федор җитәкчелегендә православ дине әһелләре, мөхтәсиб Рәфкат хәзрәт җитәкчелегендә мәчетләрнең имамнары чакырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International