ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

8 сентябрьдә Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге Россия финансисты көненә багышлап, булачак пенсионерлар өчен “кайнар лииня” ача. Бу көнне, 9:00 дән 16:00 гә кадәр 8-800-100-26-27 бушлай “кайнар линия” телефоны барлык Татарстан буенча эшләяәчк. Пенсия фонды бүлеге белгечләре документларның алдан бәяләнүе, пенсия түләнү өчен кирәкле документлар исемлеге турындагы сорауларга җавап бирәчәкләр.

Бүген Совет рәисе - район башлыгы Михаил Афанасьев катнашында Лаеш район Советының XII сессиясенең утырышы узды. Сессиядә 4 төп сорау каралды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Виктор Тябин утырышта катнашучыларга 2016-2017 елларга һәм 2030 елга кадәр пландагы чорга Лаеш районының социаль-икътисадый үсеше хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, 2030 елга түбәндәге төп максатчан күрсәткечләргә ирешү планлаштырыла: тулаем төбәк продукты үсеше – 143% ка кадәр, төп капиталга инвестицияләр үсеше – 3 мәртәбә, кече һәм урта бизнесның тулаем төбәк продуктында үсеше – 40% ка кадәр, салым табышларының үсеше – 4 мәртәбә, халыкның кереме – 30 мең сумга кадәр. Район башлыгы Михаил Афанасьев боларның барысы да гамәлгә ашырырлыр, моның өчен бөтен команда белән төпле эш алып барырга кирәклеген искәртте.

План буенча 2 сентябрьдә инвалид балалар белән гадәттән тыш хәлләр барышында һәм террорлык актлары куркынычында үз-үзеңне тоту буенча ике инструктаж оештырылды.

Авыл көне – ул авыл тарихын, андагы кешеләрне искә алу бәйрәме. Барлык халыкны Державино авыл җирлеге башлыгы И.И.Камалиева котлады. Ул башкарылган эшләрне атап узды, планнар белән уртаклашты, авылның иң яхшы кешеләре хакында сөйләде. Җирле үзешчәннәрнең милли костюмнары бәйрәмгә аерым тантаналы төсмерләр өстәде.

 

 


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

Үсеп килүче буынны тәрбияләү өлкәсендәге дәүләт сәясәтен яхшырту, шәхес формалаштыруга ярдәм итү максатыннан Россия Федерациясе Президенты “Россия укучылары хәрәкәте” оешмасы оештыру турында Боерык чыгарды

Сез Лаеш районы яңалыклары белән безнең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтлар аша да таныша аласыз:

 

 


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

1 сентябрьдә Нармонка авылының урта мәктәбендә Белем көне узды. Нармонка авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Л.Д.Стерякова укучылар һәм укытучыларны яңа уку елы башлану белән котлады һәм беренче сыйныфка баручыларга бүләкләр тапшырды.

Татарстан икътисад министрлыгы муниципаль район һәм шәһәр округларының 2016 елның гыйнвар-июль айларына социаль-икътисадый үсеш рейтингын тәкъдим итте.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан шәхси хуҗалыкларында 2016 елда бер яшьтән зуррак булган сыер яисә кәҗә тотучыларга чыгымнарын каплау өчен субсидия бирү максатыннан авыл җирлекләреннән документлар кабул ителә. Субсидия түбәндәгечә түләнеләчәк: бер яшьтән зуррак булган сыерга – 3000 сум, кәҗәгә 1000 сум. Субсидия ел дәвамында әлеге терлек санын киметмәгән, ягъни суймаган яисә сатмаган, кешеләргә генә бирелә.

Комлы Кавәл авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Мария Кузьминична Лысенко 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны котларга район башлыгы урынбасары Илгизә Тимиршина килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International